Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Безнең районда узган бәйгедә 13 район командасы катнашты

Чирмешәннең 135 нче янгын сүндерү часте командасы зона ярышларында авыл районнары арасында “Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләре үткәрүдә иң яхшы командасы” исеменә лаек булды.

Шәһәр командалары Әлмәт коткаручылары беренче.

Безнең районда оештырылган әлеге бәйгедә янгын – коткару хезмәтләренең 13 район вәкилләре катнашты.

-Бу ярышлар – өйрәнүләр юл-транспорт һәлакәтләрендә очраган кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча күнекмәләрне практик яктан сынап карау максатыннан үткәрелә, - ди районның 135нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин.

“Риваять” буенча юлда баручы автомобиль юл- транспорт һәлакәтенә юлыга, нәтиҗәдә транспорт салонында калган һәм зыян күргән машина йөртүчене һәм пассажирны кичекмәстән эвакуацияләү сорала. Дүрт кешедән торган команда моны тиз арада башкарырга бурычлы. Ярышлар шартлары буенча барысы да махсус киемнән, махсус җиһазлар белән тэәмин ителгән булырга тиеш. Күнегүләр башкарганда, машинаның пыялалары ватыла, махсус кораллар ярдәме белән машина түбәсе, ишекләре алына...Шул вакытта машина эчендә кысылып калган “кешеләрне” яңа имгәнүләрдән сакларга, шунда ук беренче ярдәм күрсәтергә һәм транспорт чарасыннан читкә алып китәргә кирәк.  

Көн салкын булуга карамастан, коткаручылар тирләп-пештеләр, әмма барысы да куелган бурычны уңышлы үтәделәр. Дөрес, кемдер бу эшне тизрәк һәм яхшырак башкарды, башкаларга җитезлек җитеп бетмәде.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәнгә коткаручылар килде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев