Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • “Безнең Чирмешән“ газетасы - ел лидеры

    Район газетасы "Ел лидеры - 2014" бәйгесенең "Иң яхшы район газетасы" номинациясендә танылып Диплом белән бүләкләнде. Басма мәгълүмат чаралары арасында "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан билгеләнгән җиңүчеләрне шушы көннәрдә тантаналы шартларда бүләкләделәр. "Безнең Чирмешән" - Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәрүче "Табигать һәм кеше" республика конкурсында икенче урын...

    Район газетасы "Ел лидеры - 2014" бәйгесенең "Иң яхшы район газетасы" номинациясендә танылып Диплом белән бүләкләнде.

    Басма мәгълүмат чаралары арасында "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан билгеләнгән җиңүчеләрне шушы көннәрдә тантаналы шартларда бүләкләделәр.
    "Безнең Чирмешән" - Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәрүче "Табигать һәм кеше" республика конкурсында икенче урын иясе. Газета «Вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы язма» номинациясендә шундый уңышка иреште. Җиңүчеләрне Казанда "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында бүләкләделәр.
    Һәм менә тагын бер сөенечле хәбәр - әле генә тагын бер бүләк алдык - монысында "Безнең Чирмешән" республиканың төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура министрлыгы үткәргән бәйгедә шулай ук икенче булды. Газета "Иң яхшы муниципаль басма" номинациясендә алга чыкты.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: