Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе "Гармунчының урыны – түрдә" бәйгесенә йомгак ясады (ВИДЕО)

Гармунчының урыны – түрдә. Район газетасы редакциясе шушы исем астында уздырган иҗади бәйге чыннан да гармунчыларга, баянчыларга хөрмәтебез зур булуын күрсәтте. Авторларыбыз үз язмаларында элек сәхнә тоткан, мәҗлесләребезне күтәрешкән бик күп якташларны искә алдылар. Хәер, әле дә бар бу уен коралында оста уйнаучылар.

Ошбу бәйге гармун һәм баянны пропагандалау өчен уңайлы форсат та булды.

Инде бәйге җиңүчеләре белән таныштырыйк. Редакциягә килгән һәм газетада басылган язмаларны караганнан, бәяләгәннән соң, комиссия Чирмешәннән Валентина Меркулованы (“Россия гармунчыларсыз була алмый” язмасы өчен) һәм Түбән Кәминкәдән Миңнегөл Әгъзамованы (“Үзәкләрне өзде ул көйләр”) җиңүчеләр дип тапты.

Чирмешәндә яшәүче Гакыйлә Нуретдинова (“Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның”) һәм Лагеркадан Зоя Ларионова (“Музыка күңелне җилкендерә”) – икенче, Туймәттән Рәсимә Хәйруллина (“Гармун моңлы авылымны сагынам”) – өченче урын ияләре.

Бәйгедә гармун, гармунчылар турында шигырь язып катнашкан Сәетгәрәй Мәслахетдинов (Әмир) шулай ук Диплом белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

-Башта иптәш малай гармунында уйный башладым, - ди ветеран Мәслахетдинов. –Ул – Әхтәм Миңлебаев автор-башкаручы-профессиональ музыка белгече үк булды. Соңрак апам миңа яңа гармун алып бирде. Үзбәкстанда торганда аны еш кулга алдым. 50 еллык инде ул, нык таушалды, хәзер сирәк уйныйм, олыгаелды бит. Алай да гармунга мәхәббәтем сүрелмәде.

 

-Ирем Шәүкәт гармунчы булгач, без кайларга гына бармадык, нинди генә мәҗлесләргә чакырмадылар, - ди Миңнегөл Әгъзамова. –Әле дә уйный ул. Биш гармуны, баяны бар, беренчесе 1973 елда алынган. Үзем җырламасам да, гармун тавышына, көйгә кушылып җырлаучыларга сокланам. Бәйге оештыруыгызга, бик эчтәлекле газета чыгаруыгызга зур рәхмәт.

Барлык бу призерларны Дипломнар, истәлек бүләкләре белән билгеләдек. Бүләкләр алу өчен матди ярдәм күрсәткән, юмарт эшкуар Булат Латыйповка (Чирмешән) бик зур рәхмәт җиткерәбез. Бәйгегә язмалар җибәргән башка авторларыбызга да саулык, иҗат уңышлары телибез. Ә гармунчыларның урыны гел түрдә булсын, бармаклары талмасын, алар уйнаучы көйләр йөрәкләребезне җилкендерсен.


Кайда сез, гармунчылар?

Ишетелми инде күптән

Урамда милли моңнар.

Сез кайларда, гармунчылар,

Нигә тынган гармуннар?!

Авыл да бит буш күренә

Гармуннар уйнамагач,

Йөрәкләрне дәртләндергән

Моңлы җырлар булмагач.

Кайда калган яшьлегебез

Тальян гармун моңнары.

Җырлап-биеп, уйнап-көлеп

Таңнар аттырулары?!

Чит-ят музыканы хәзер

Күбрәк ишеттерәләр.

Ахры милли көйләрдән

Шулай читләштерәләр.

           *********

Музыка коралы төрле

Санасаң алар шактый.

Менә шулар арасында

Гармун үзен гел мактый.

Гармун бит ул бигрәк матур

Нәфис уен коралы.

Телләренең дә авазы

Колакка бик ягымлы.

Оста гармунчы аңарда

Шундый шәп итеп уйный.

Ирексездән кешеләр аның

Искиткеч моңын тыңлый.

Әйтеп бетергесез хисләр

Уяналар күңелдә.

Һич җуелмас эзләр кала

Йөрәкләрнең түрендә.

Биетә дә, җырлата да,

Юата, моңландыра,

Эчеңдәге сагышлардан

Сиздерми арындыра.

Менә шулай гармун моңы

Кәефләрне күтәрә.

Төшенкелеккә төшерми

Җаныңа ләззәт бирә.

Сәетгәрәй Мәслахетдтинов.

Әмир авылы.

фото: Марат Гомәров

"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе гармунчылар турында язучыларны бүләкләде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев