Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә үзәк чыршы “Юбилей“ мәйданына күчә

Быел Чирмешәндә үзәк чыршы яңа урында куелачак, төп бәйрәм "Юбилейный" мәйданында узачак. -Үзәк чыршыны ачу тантанасын 25 декабрьгә планлаштырабыз,- ди муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина.- Шул көннән бәйрәм чараларына да старт биреләчәк. Быел да район үзәге Яңа елга матур итеп бизәлер дип уйлыйбыз. Оешмалар арасында конкурс та игълан ителәчәк,...

Быел Чирмешәндә үзәк чыршы яңа урында куелачак, төп бәйрәм "Юбилейный" мәйданында узачак.

-Үзәк чыршыны ачу тантанасын 25 декабрьгә планлаштырабыз,- ди муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина.- Шул көннән бәйрәм чараларына да старт биреләчәк. Быел да район үзәге Яңа елга матур итеп бизәлер дип уйлыйбыз. Оешмалар арасында конкурс та игълан ителәчәк, махсус комиссия чыршылар һәм Яңа ел мәйданчыкларының бизәлешен тикшереп, җиңүчеләрне билгеләячәк.
Бәйрәм көннәрендә районда төрле чаралар оештырмакчылар. Барысын да санап тормыйча, аларның кайберләрен генә искәртеп китик.
-31 декабрь көнне район мәдәният йортында бал-маскарад була. Яңа елны каршы алгач, бәйрәм үзәк чыршы янында дәвам итәчәк,-ди мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов.- Гомумән, каникуллар вакытында үзәк чыршы янында көн дә диярлек берәр чара оештыру күздә тотыла.
-26 декабрьдә Казанда үтәчәк Президент чыршысында безнең районнан да укучылар катнашачак,- ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәммәткамил Хәкимов.-Делегация составында - алдынгы, мәктәп тормышында актив катнашучы балалар, спортчылар, ятимнәр, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар.
Мәктәпләр арасында да Яңа ел мәйданчыклары бизәлеше буенча конкурс үткәреләчәк. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чыршы бәйрәмнәре 25 декабрьдә башлана. -"Юбилейный" боз сарае, 2 январьдан башлап, һәр көнне эшләячәк. Су керергә теләүчеләр өчен дә "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы ишекләре ачык була, - ди яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек начальнигы Рәмзия Долгополова.
Сүз уңаеннан, 2014 ел зәңгәр агач ат билгесе астында үтәчәк. Ат үзенең табигате буенча шат күңелле, оптимист, халык күп җыелган урыннарны, күңел ачарга ярата, шул ук вакытта ат гаилә учагына, туган нигезенә тартыла. Шуңа күрә Яңа, 2014 елны иң якын кешеләр, гаилә белән каршы алырга киңәш ителә.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешәндә үзәк чыршы

2
X