Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Язмышыбыз үзебезнең кулда

    Татар теленә һәм Татарстанның статусына куркыныч яный. Әгәр ашыгыч чаралар күрмәсәк, халыкның ассимиляцияләнүе, руслашуы көчәячәк кенә. Бу процессны туктату - һәр татарның изге бурычы. Бөтендөнья татар конгрессының бишенче корылтаена җыелган делегатлар һәм кунаклар, башка мәсьәләләрдән бигрәк, туган телебезнең аяныч хәле турында ачынып, сыкрап сөйләделәр. Россиядә һәм республикада да ел саен...

    Татар теленә һәм Татарстанның статусына куркыныч яный. Әгәр ашыгыч чаралар күрмәсәк, халыкның ассимиляцияләнүе, руслашуы көчәячәк кенә. Бу процессны туктату - һәр татарның изге бурычы.


    Бөтендөнья татар конгрессының бишенче корылтаена җыелган делегатлар һәм кунаклар, башка мәсьәләләрдән бигрәк, туган телебезнең аяныч хәле турында ачынып, сыкрап сөйләделәр. Россиядә һәм республикада да ел саен дистәләп татар мәктәпләре ябыла, шәһәр яшьләренең күбесе татарча язмый, укымый, сөйләшми, бер өлеше әти-әнисе телендә исәнләшә дә белми. Татар теленең кулланыш даирәсе тарая.

    "Себер якларында, Урал артында татар теле бетте диярлек, бүген төп көчне Татарстанга һәм Башкортостанга юнәлдерергә кирәк. Халкыбызга горурлык, берләшү җитми". Танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова шулай диде, турысын әйтте.

    Кызганычка каршы, корылтай делегатлары фикеренчә, соңгы вакытта илнең үзәк телеканалларында Татарстанны каралтып, татар тарихын бозып күрсәтүче тапшырулар, сюжетлар күбәйде, исламга һөҗүм көчәйде. Кайбер, инде билгеле сәясәтчеләр Россиядә республикаларны бетерү идеясен алга сөрәләр. Мондый җавапсыз белдерүләргә ил җитәкчелегенең генә исе дә китми шикелле.

    Туган телебезне бетерүгә үз халкыбыз да "булыша". Үзләре дә әти-әнисе телен белмәүче маңкорт милләттәшләребездән "Мәктәпләрдә татар телен укыту сәгатьләре рус теле дәресләренең кимүенә китерә", - дип ахмак фикерләр әйттерәләр.

    Кайбер әти-әниләр, гомумән, милли үзаң ягыннан бик зәгыйфь, аларга тел әллә бар, әллә юк, барыбер.

    Сүз уңаенда, корылтайда чыгыш ясаучылар илнең мәгариф өлкәсендәге җитешсезлекләрне тәнкыйтьләделәр, туган телдә белем алуда "киртәләрнең" арта баруына борчылу белдерделәр.

    Республикада татар телен өйрәнүгә, туган телдә белем алырга мөмкинлекләр юк дияргә, һаман Мәскәүне генә тиргәргә ашыкмыйк, булганның кадерен белмибез. Татарстанда яшәп, корылтайда русча гына чыгыш ясаган кайбер урта кул татар-җитәкчеләрнең үз милләтенә хөрмәтсез, битараф карашына читтән килгәннәрнең исе китә. Ә Америкадан, Финляндиядән, Швециядән килгән мәшһүр профессорлар татарча чатнатып сөйли, Кытайдан килгән яшьләр туган телдә генә чыгыш ясый. Кытай, уйгур телләрен дә яхшы беләләр.

    "Без гаиләдә бары татарча гына аралашабыз. Ничек инде туган телеңне белмәскә мөмкин!- ди Украинадан килгән Шамил Мамеев. - Әти-әниләр белән монда Тамбовтан күченеп килдек. Ул чакта миңа ике яшь булган. Әти-әниләр безне татар рухында тәрбияләп үстерделәр".

    Илле яшьлек Шамил кардәшебез 2600 кеше эшләүче, 1400 метр тирәнлектән тәүлек саен уртача 2500 тонна күмер чыгаручы "Шахтерская глубинка" (Донецк) шахтасының генераль директоры икән.

    Ш. Мамеев - Украинаның атказанган шахтеры. Шамил фикеренчә, туган тел язмышы әти-әниләргә, гаиләгә нык бәйле. Безнең татар милләтенең азая баруына катнаш никахларның күплеге дә сәбәпче.

    Корылтайда чыгыш ясаучыларның күбесе үзе турында түгел, ә милләтебезнең бүгенгесе, киләчәк язмышы хакында сүз алып барды, проблемаларны күтәрде. Россия Фәннәр Академиясенең океанология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин, мәсәлән, балаларны туган телдә мәҗбүриләп укытырга кирәк дип саный, аныңча, авыр дигән булып, мәктәптә татарча укыту программаларын җиңеләйтергә омтылу һич дөрес түгел. Академик Нигъмәтуллин үзе татарча чип-чиста сөйли, фикерләре ачык. Армия генералы, фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәев исә читтәге татарларны Татарстанга ярдәм итәргә чакырды ул.

    Ульяновск өлкәсенең Дмитровград шәһәрендә татар гимназиясе эшли. Бу өлкәдән корылтайга килгән делегат Рәмис Сафин әйтүенчә, гаризалар артык күплектән, балаларны бу уку йортына конкурс нигезендә кабул итмәкчеләр. Ә бездә әти-әниләрнең күбесе, киресенчә, нарасыен ничек тә татар классыннан читләштерергә сәбәп эзли.

    Гомумән, бездә түгел, ә кайбер өлкәләрдә татар теленең абруе югары, дин үсештә. Саратовта, Ульяновскида, Пензада, Чувашиядә, мәсәлән, татар рухы бик көчле. Эшкуарларына, бала-чагасына хәтле татар җанлы. Безгә, татарстанлыларга, аларны үрнәккә куялар.

    Татар милли-мәдәни оешмалары, мохтәриятлар инде егерме ел стажлы Бөтендөнья татар конгрессы эшен яңа баскычка күтәрәләр, урыннарда бик күп чаралар үткәрәләр, халыкка хезмәт итәләр, кайвакыт дәүләткә йөкләнгән эшләрне башкаралар.

    "Без конгресска таянабыз, ул ышанычыбызны һәрчак аклый",- дип, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта катнашучыларга сәламнәрен, рәхмәтен җиткерде, яңа проектларны һәм заманча технологияләрне кыюрак тормышка ашырырга өндәде.

    Читтән килгән, корылтайда катнашкан газиз милләттәшләребез, үз чиратында, Татарстанның уңышларына сөенүләрен яшермәделәр, җитәкчеләребезгә хөрмәт белән яшәүләрен әйттеләр. Теләкләрен дә җиткерделәр - Татарстан белән башка төбәкләр арасында төзелгән килешүләрнең ничек тормышка ашырылуын контрольгә алырга кирәк, юкса андый килешүләр кәгазьдә генә кала.

    Татарларгамы, башка халыкларгамы, үз телен киңрәк аудиториягә чыгару, мәгълүмат алмашу өчен Интернет мөмкинлекләреннән активрак файдалану зарур. Телне саклап калуда диннең роле зур. Тик, корылтайда да атап үтелгәнчә, зыялыларыбыз мәчетләргә йөрми диярлек. Исламның безгә ят агымнарына иярү файдага түгел, яшьләргә дөрес юл күрсәтү тиеш. Террорчылык гамәлләрен хупламыйк, Казандагы шартлаулар гыйбрәт булсын иде.

    Башкаланың Спорт сараенда узган концертта милләтебез җәүһәрләрен күреп сөендек тә, горурландык та. Туган телнең сихри көче - җырлар һәм биюләр йөрәкләрне айкады. Зур концертта күренекле актер Марат Бәшәров, Евровидениедә танылган Алсу да татарча җырладылар. Сәхнә остасы Надежда Бабкинаның һәм "Руская песня" ансамбленең татарча да чыгышы ямь өстенә ямь булды. Халыклар арасында дуслыкны нәкъ менә шулай ныгытырга кирәк!

    Татар милләтенең киләчәге бармы? Корылтайда бу сорауларга җавап эзләделәр. Кулны салындырырга ярамый, татарлар- тырыш, сабыр, башка милләтләр белән уртак тел табып яши белүче халык. Бүгенге кебек кыен хәлдә берләшү, ыгы-зыгы тудырмыйча һәм конкрет эшләр башкарып алга бару, татар элитасын да якынайту кирәк.

    Съездга-корылтайга дөньяның төрле кыйтгаларыннан: Кытайдан, Швециядән, Америка Кушма Штатларыннан, Бельгиядән. Румыниядән, Польшадан, Израильдән, Нидерландтан һәм башка ерак һәм якын чит илләрдән килгән милләттәшләребез - барысы 771 делегат һәм 302 кунак чираттагы олы мәҗлестән шундый теләк белән таралыштылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: