Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яхшы сыер күп ашый

Көтүдәге сыер бер квадрат метрдан чама белән бер килограммлап яшел азык җыя дип санасаң да, күп сөт бирер өчен ул кимендә алтмыш квадрат метрлап мәйданнан үләнне сыпырырга тиеш. Белгечләр әйтүенчә, яхшы сыерга тәүлегенә 60-80 килограммлап яшел азык кирәк. -Көтүдә йөреп кенә мал шулкадәр азыкны җыя алмый. Шунлыктан, сөтне күп савыйм...

Көтүдәге сыер бер квадрат метрдан чама белән бер килограммлап яшел азык җыя дип санасаң да, күп сөт бирер өчен ул кимендә алтмыш квадрат метрлап мәйданнан үләнне сыпырырга тиеш. Белгечләр әйтүенчә, яхшы сыерга тәүлегенә 60-80 килограммлап яшел азык кирәк.

-Көтүдә йөреп кенә мал шулкадәр азыкны җыя алмый. Шунлыктан, сөтне күп савыйм дисәң, сыерларга яшел азыкны ташып та ашатырга кирәк,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Ильяс Гатауллин. - Кайбер хуҗалыкларда терлекләр кышны ачлы-туклы чыкты. Азык булмаудан хәлсезләнгән малларны хәзер "подкормка" белән дә ныгытырга кирәк.
Бүген районыбызда иң күп сөтне "Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгыннан саталар. Моннан көнгә уртача 5700 килограммлап продукция озатыла. Якынча 100 мең сумлык.
-Сыерларны, нигездә, яшел азык ташып ашатабыз. Ун-унбиш көннәр шулай. Фермага көненә дүрт рейс тапаткан үлән кайта,- ди хуҗалыкның Иске Кадидагы ферма мөдире Әсхәт Әхмәдуллин. -Малларны фураждан өзгән юк. Жмых (түп) та сөтне арттыра, сыерларга патока да бирәбез.
Элмәледән "Сөлчә" җәмгыяте бу көннәрдә уртача - 2600, "Лашман агрофирмасы" 2000 килограммлап сөт сата. Ә менә "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең Туймәттәге, Бәркәтәдәге бүлекчәләреннән тәүлегенә 700-800 килограмм гына продукция озатыла. Монда һәр сыердан көнлек савым 6-7 литрдан артмый.
Ильяс Гатауллин әйтүенчә, сыер санына карасаң, барлык хуҗалыкларда да сөт саву күләмен шактый арттырырга мөмкин. Төп сәбәп - терлекләрне ашату начар, рационны төрләндерү юк. Көтүләр соңга калып чыга. Сыерларны тәүлек буе диярлек азыктан өзмәскә кирәк. Моны гади көтүче дә белә.
-Хәзер елга буйларында, болыннарда азык күп, үләннәрнең сусыл чагы,- ди "Чирмешән - АГРО"да сыерлар көтүче Николай Никитин.- Су да проблема түгел. Гомумән, бүген бар җирдә дә яшел азык өлгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан