Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Яңа автобус искекотышлыларга булачак

    Казанда узган "Укытучылар бәйрәме"ндә безнең район делегациясе дә катнашты. Әлеге тантанага баручылар арасында Чирмешән лицееның математика укытучысы Галия Кәримова, "Каенкай" балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Венера Шарапова, Бәркәтә мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Марат Җамалиев һәм Кара Чишмә мәктәбендә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан ветеран-укытучы Мәхмүт Җиһаншин да бар иде. Делегацияне...

    Казанда узган "Укытучылар бәйрәме"ндә безнең район делегациясе дә катнашты.


    Әлеге тантанага баручылар арасында Чирмешән лицееның математика укытучысы Галия Кәримова, "Каенкай" балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Венера Шарапова, Бәркәтә мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Марат Җамалиев һәм Кара Чишмә мәктәбендә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан ветеран-укытучы Мәхмүт Җиһаншин да бар иде.

    Делегацияне район башлыгы Наил Зарипов җитәкләде.

    Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган чарада Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан.

    Шул ук көнне ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казан ипподромында районнарга бирелүче мәктәп автобусларыннан ачкычлар да тапшырган.

    - Яңа автобус Иске Котыш мәктәбе укучыларын йөртәчәк, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәммәткамил Хәкимов.

    InKazan.ru фотолары

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: