Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ветераннар - безнең байлыгыбыз

Районыбызда төрле тармакларда дистәләрчә ел тырыш хезмәт куйган 100 ветеранны ресторанга чакырып Өлкәннәр көне белән котладылар, сыйладылар, хөрмәтләделәр. -Бүген бәйрәмгә килгән ветераннарның барысы да игътибарга һәм хөрмәткә бик лаек,- диде район башлыгы Наил Зарипов.-Күбегез авыр вакытларда яшәгән, сугыш елларында бик яшьли эшли башлаган. Бәлки, без сезгә тиешле игътибарны һәм күңел...

Районыбызда төрле тармакларда дистәләрчә ел тырыш хезмәт куйган 100 ветеранны ресторанга чакырып Өлкәннәр көне белән котладылар, сыйладылар, хөрмәтләделәр.

-Бүген бәйрәмгә килгән ветераннарның барысы да игътибарга һәм хөрмәткә бик лаек,- диде район башлыгы Наил Зарипов.-Күбегез авыр вакытларда яшәгән, сугыш елларында бик яшьли эшли башлаган. Бәлки, без сезгә тиешле игътибарны һәм күңел җылыбызны биреп бетерә алмыйбыздыр. Өлкәннәр көнендә генә түгел, оешмалар үз ветераннарын һәрвакыт кайгыртсын иде. Сез бит районыбыз байлыгы.
Өлкәннәр зарланырга яратмый. Күбесе актив тормыш рәвеше алып бара. Быел 80 яшен тутырган Шәһит Ибраһимовның (Түбән Кәминкә) хезмәт стажы 45 ел. Ул мал табибы булып эшләгән, районда билгеле кеше.
-Пенсиягә чыккач та ике ел хезмәтемне ташламадым,- ди Шәһит абый. - Әле хәзер дә һәр көнне диярлек малы чирләгән берәрсе шалтыратып ярдәм, киңәш сорый. Димәк, мин әле кирәк, дип шатланам.
Күп еллар "Красный Октябрь", "Чирмешән" колхозында агроном булып эшләгән, һөнәр училищесыннан лаеклы ялга киткән 66 яшьлек Харитон Митюков та үзенең кирәклеген тоеп яши, киңәшләре белән ярдәм итә.
Югары Кәминкә мәктәбеннән ветеран укытучылар Нәфига апа Моксинова һәм Фәризә апа Галәүтдинова да бәйрәмдә кунак булдылар.
-Без тормышыбыздан бик канәгать, укучыларыбыз да, авыл халкы да хөрмәт итә, - диләр Керкәледән килгән бу ветераннар.
Бәйрәм барышында район башлыгы быел 60-80 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән ветераннарны аерым тәбрикләде, исәнлекле озын гомер теләде.
Бәйрәмнән фоторепортаж сайтның "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан