Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Утыз Имәннән Сәйфуллиннарның бройлерлары симерә дә

Утыз Имәндә яшәүче Тәгъзимә һәм Фәнис Сәйфуллиннар март ахырында ук инкубатордан бер тәүлеклек бройлер чебиләре алып кайтканнар. Ике айда алар суярлык булган. Чама белән ике килограмм итләре чыга. -65 чеби дә үсте, инде суя башладык. Элек 150шәрне алып үстерә идек,- ди Тәгъзимә апа. - Үзең үстергән тәмле була бит. Дөрес,...

Утыз Имәндә яшәүче Тәгъзимә һәм Фәнис Сәйфуллиннар март ахырында ук инкубатордан бер тәүлеклек бройлер чебиләре алып кайтканнар. Ике айда алар суярлык булган. Чама белән ике килограмм итләре чыга.

-65 чеби дә үсте, инде суя башладык. Элек 150шәрне алып үстерә идек,- ди Тәгъзимә апа. - Үзең үстергән тәмле була бит. Дөрес, бу кадәр кош итен икәү генә ашап бетереп булмый, балаларга да өлеш чыгарабыз.
Сәйфуллиннар иске мунчаны кошлар үстерү өчен җайлаганнар, аны мичкә утын ягып җылыталар, махсус сәкеләр ясаганнар. Бройлерлар хәзер ачык һавада, алар урынын каз бәпкәләре һәм күркә чебиләре алган. Җылы көннәрдә аларны да урамдагы читлекләргә чыгаралар, төнгелеккә генә эчкә кертәләр.
-Каз бәпкәләре - бик җайлы кошлар, аларга су кирәк, чирәм ашап та туеналар,- ди хуҗабикә. - Ә менә күркәләр бик нәзберек, аларга артык кызу да ярамый, өшетмәскә дә кирәк.
Кошчылар бройлерларга кечкенә вакытларында махсус катнашазык ашаталар, ә хәзер бәрәңге белән көрпәне бергә бутап бирәләр икән. Витамин буларак, ризыкларына кычыткан да кушалар, ваклап җыю өчен газон чапкыч та алганнар.
Сәйфуллиннар Утыз Имәнгә 2001 елда Яр Чаллыдан кайтып урнашканнар, йорт төзеп чыкканнар. Тәгъзимә апа "Чаллы бройлер"да эшләгән, кошлар үстерүдә тәҗрибәсе зур.
-Әле бытбылдыклар да үстерәсем килә, ул кошларны каян алырга гына белмим, - ди Т.Сәйфуллина. - Элек инкубаторда чебиләргә чират зур була иде, ә хәзер бар да ал гына. Хет кечкенәсен, хет зурысын.
Элек Сәйфуллиннар тавык чебиләрен өйдә, инкубаторда да чыгарганнар, ә быел, озак ут сүнеп торып, йомыркалар эчендәге чебиләр харап булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X