Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Тук сыерның сөте күп

    Бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 7120 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 1629 баш сыер исәпләнә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, иң күп сыер - 410 баш - "Камалов Р.Ә." хуҗалыгында. "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте бүлекчәләрендә дә терлек шактый әле. -"Камалов Р.Ә." җәмгыяте көн саен уртача 5500...

    Бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 7120 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 1629 баш сыер исәпләнә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, иң күп сыер - 410 баш - "Камалов Р.Ә." хуҗалыгында.

    "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте бүлекчәләрендә дә терлек шактый әле.
    -"Камалов Р.Ә." җәмгыяте көн саен уртача 5500 килограмм сөт тапшырып, 100 мең сумга якын акча эшли. "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Туймәт" бүлекчәсендә бу күрсәткеч 500 килограмм гына,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Ильяс Гатауллин.- Ә узган елны туймәтлеләр бу вакытта көн саен уртача 2000 литрдан артык сөт саталар иде. "Бәркәтә" бүлекчәсендә 270ләп сыер бар. Алар 1000 литрга якын сөт савалар, ләкин барысын да диярлек бозауларга эчереп бетерәләр. Монда азык белән проблема бар. Начар ашаткач, сөт аз.
    Гомумән алганда, "Чирмешәнагрохезмәтләре"узган елны көн саен уртача 3500 килограмм сөт сатсалар, быел бу күрсәткеч 900 килограмм тирәсе генә. "Сөлчә" хуҗалыгында сөт җитештерү күләме үткән ел күрсәткечләре белән туры килә. Биредә, әйтик 4 май көнне, 1216 литр сөт тапшырганнар; 259 баш сыер асрыйлар.
    "Лашман АГРОфирмасы"нда сөт җитештерү арткан. Узган ел бу вакытта көн саен уртача бер тонна чамасы сөт сатсалар, быел 1800 тирәсе.
    Ильяс Гатауллин әйтүенчә, бу хуҗалыкта сөт җитештерү былтыр көз Балтач районыннан кайтарылган таналар исәбенә арткан. Күп сөт бирә торган 110 буаз тананың 80се бозаулаган. Сүз уңаеннан, нәселле малларның бер өлеше (346 баш) "Камалов Р.Ә." хуҗалыгына бирелгән иде. Аларның да 305се бозау китергән. Быел бу хуҗалык 3 баш нәселле үгез дә сатып алган, башкалар, кызганыч, нәселләрне яхшырту буенча эш алып бармыйлар.
    "Чирмешән АГРО" һәм "Кара Чишмә" җәмгыятьләрендә сыерлар саны нык кимегән. Бүген бу хуҗалыкларда 44-30 баш сыер исәпләнә икән.
    -Хуҗалыкларда сөт аз, чөнки азык базасы начар, - ди И. Гатауллин. - Малларны туйганчы ашатмыйлар. Азык булган очракта да, тиешле технология буенча карау юк. Бүген төп максат - терлек азыгына нигез салу. Азык культураларын кыска вакытта чәчеп куярга кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: