Агымдагы уку елында Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында 11 төркемдә 188 курсант һөнәр үзләштерә.
-9нчы классны тәмамлаган егетләр авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлегенә өстенлек бирәләр,- ди филиал методисты Елена Емельянова. - Үткән ел ачылган бу төркемнең II курсында 24 егет укый. Быел да шул кадәр курсант җыя алдык.
Шулай ук үткән...

Шулай ук үткән уку елында ачылган утар хуҗабикәсе бүлегендә 15 кыз белгечлек ала. Кызлар пешекче-кондитер һөнәренә дә өстенлек бирә. Бу бүлектә 30 курсант укый, 17се киләсе елның январенда диплом алачак. 17 егет тә январьда авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты һөнәре алып чыгачак.
Биредә урта белемле егетләр һәм кызларга да тормыш өчен бик кирәкле һөнәрләр бирәләр. Бу уку елында 15 егет электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, 20се - электромонтер, 15 кеше авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы - машинисты һөнәре, ә 17 кыз пешекче-кондитер һөнәре алып чыгачак.
Нет комментариев