Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәмәкене тартмасаң яхшырак

2014 елның узган алты аенда полиция хезмәткәрләре тыелган урыннарда тәмәке тарткан биш кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр. 2013 нче елның 1 июненнән Россиядә тәмәкегә каршы закон кабул ителде. Ул аэропорт, вокзал биналарында, күпквартиралы йортларның баскыч мәйданчыкларында, аларга керү юлларында 15 метрдан да якынрак арада, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыя. Әүвәл...

2014 елның узган алты аенда полиция хезмәткәрләре тыелган урыннарда тәмәке тарткан биш кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.

2013 нче елның 1 июненнән Россиядә тәмәкегә каршы закон кабул ителде. Ул аэропорт, вокзал биналарында, күпквартиралы йортларның баскыч мәйданчыкларында, аларга керү юлларында 15 метрдан да якынрак арада, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыя. Әүвәл полиция хезмәткәрләре, нигездә, кисәтү ясау белән генә чикләнделәр. Яңа елдан, төзәтмәләр кабул иткәч, хокук бозучыларга карата беркетмәләр дә төзи башладылар.
Россия дөньяның тәмәке базарында (җитештерү һәм сату буенча) Кытайдан соң икенче урында тора һәм иң күп тәмәке тартучылар иле булып санала. Бездә 44 миллион кеше никотин колы. Ел саен 400 мең кеше әлеге яман гадәт аркасында килеп чыккан авырулардан җан бирә.
Хәзер бар, рестораннарда да тәмәке тарту тыелган. Киоскларда һәм ларекларда да сигарет сатарга ярамый, кибетләрдә тәмәке куелган витриналар да алынырга тиеш, аны рекламалау тыела.
Сүз уңаеннан, безнең кайбер сәүдәгәрләр әлеге закон турында ишетмичә калганнар бугай, чөнки бериш сәүдә нокталарында тәмәке белән сату итүдә үзгәрешләр күзәтелми. Ә бит полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, законны бозучыларга карата штрафлар күләме аз түгел. Әйтик, балигъ булмаган яшүсмерләргә тәмәке продукциясе саткан өчен 3-5 мең сум күләмендә штраф салу каралган. Балалар мәйданчыкларында тәмәке тарткан кешегә 2-3 мең күләмендә штраф салынырга мөмкин. Әгәр өлкән кеше балага сигарет тәкъдим итсә, аңа 2 мең сумга кадәр штраф салыну куркынычы яный.
Тәмәке тартканда никотинның 50 проценты төтен белән бергә һавага тарала, 25 проценты янганда таркала, 5 проценты төпчектә, 20 проценты кеше организмында кала. Шуңа күрә тәмәке тартучы үзенә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә зур зыян китерә.
Юридик затларга килгәндә, штрафлар күләме 20-30 мең сумга кадәр штраф каралган. Мәсәлән, закон нигезендә йортларга тәмәке тартуны тыю турында билгеләр куймаган торак милекчеләре ширкәте идарәсенә 30 мең сум штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан