Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Кәминкәдә яшәүче Гарифуллинарда чит бала юк

Түбән Кәминкәдә яшәүче Сания һәм Рәфкать Гарифуллиннарның балалары, килен-кияүләре, оныклары бергә җыелса, хәтта зур өстәл артында да урын җитмәскә мөмкин. Гарифуллиннарның үзләренең алты балалары бар, тагын өч малайны тәрбиягә алганнар. Әмма бу гаиләдә чит бала дигән сүз юк. Җиде ел элек ятим калган Илгиз белән Илгизәр Гыйрфановлар бу өйдә әни...

Түбән Кәминкәдә яшәүче Сания һәм Рәфкать Гарифуллиннарның балалары, килен-кияүләре, оныклары бергә җыелса, хәтта зур өстәл артында да урын җитмәскә мөмкин.

Гарифуллиннарның үзләренең алты балалары бар, тагын өч малайны тәрбиягә алганнар. Әмма бу гаиләдә чит бала дигән сүз юк.
Җиде ел элек ятим калган Илгиз белән Илгизәр Гыйрфановлар бу өйдә әни назы, әти кайгыртучанлыгын табалар. Ә инде ел ярым элек гаиләгә алынган Рөстәм Хәкимов та бүген Рәфкать абый белән Сания апага "әти", "әни" дип тора.
Үз балалары була торып, аларга кеше балалары нигә кирәкте икән, диючеләр дә бардыр. Дөрес, хөкүмәт тәрбиягә алган балаларга, аларны караучыларга акча бирә. Кайберәүләр шуңа кызыккандыр, диләр. Ләкин акча аркасында гына өч малайны үзеңнеке кебек кабул итеп булмыйдыр.
-Мин әнигә, әтигә бик рәхмәтле. Алар безне гаиләләренә кабул иттеләр. Үстерделәр, тәрбияләделәр, эшкә өйрәттеләр, - ди Илгиз. Ул 106нчы һөнәр училищесында укый. Машинасы да бар. Аның белән Түбән Кәминкәгә кайтып йөри. Бер ел элек озак еллар "онкология" диагнозын күтәргән Илгизне инвалидлыктан төшергәннәр.
Бу гаиләдә балалар дус, бердәм булып яшиләр. Гарифуллиннарның тормышлары җитеш, хуҗалыклары зур. Малларны, кош-кортны да күп асрыйлар. Балалары һәр эштә ярдәмчеләр. 5нче класста белем алучы Рөстәмнең "карамагында" - куяннар. Шәһәр малаена авыл шартларына күнегү җиңел түгелдер, билгеле.
-Булышулары безнең өчен булса, өйрәнүләре үзләре өчен. Йорт эшләренә өйрәнеп үссеннәр дибез, - диләр Рәфкать абый белән Сания апа.
Илгизәр 9нчы класста укый. Әлегә ул ниндидер һөнәр сайламаган, әмма киләчәктә авылда яшәргә хыяллана.
Гарифуллиннарның үз балалары да авылга тартылалар. Бүген инде аларның дүрт кызларының, бер улларының үз гаиләләре бар. Һәм күбесе авыл җирендә гомер итә.
Бүген районда 47 бала аларны тәрбиягә алган 25 гаиләдә яши.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined