Ташулар булыр әле
Узган атнадагы кисәк җылыту һәм яңгырлардан соң районыбыздагы Шушма, Чирмешән елгалары чама белән бер метрга күтәрелгән иде. Хәзер су үз урынына кайткан. "Әмма, җылытса, ташулар әле булачак", - диләр белгечләр. Соңгы ике көндә кар яуса да, аның кыш көне җиргә яткан катламының күп өлеше эрегән. Язгы ташуның беренче дулкынын уздырдык...
Узган атнадагы кисәк җылыту һәм яңгырлардан соң районыбыздагы Шушма, Чирмешән елгалары чама белән бер метрга күтәрелгән иде. Хәзер су үз урынына кайткан. "Әмма, җылытса, ташулар әле булачак", - диләр белгечләр.
Соңгы ике көндә кар яуса да, аның кыш көне җиргә яткан катламының күп өлеше эрегән. Язгы ташуның беренче дулкынын уздырдык инде. Тик берничә көн рәттән көндез дә, төнлә дә плюслы һава торышы саклана икән, ташу тагын кабатланырга мөмкин.
-Көчле су басулар булган очракта, Бәркәтәдә 70ләп йортка куркыныч яный, - ди районның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр вәкаләтләрен тормышка ашыру бүлеге баш белгече Мирзагали Мирзаянов. Олылар сөйләве буенча, 1979нчы елда, су әлеге авылның түбән очындагы өйләрнең тәрәзә төпләренә кадәр күтәрелә. Түбән Карамалкадагы өч йортка да ул вакытта шундый каза килгән. Былтыр Чирмешән елгасы киңәеп, су Кече Чегодай авылындагы урамнарга да таралды.
Район территориясендә 16 гидротехник корылма бар. Аларны ташулардан саклап калу - зур бурыч. Бигрәк тә Яңа Элмәле, Иске Котыш авыллары янындагы плотиналарга игътибарлы булу сорала, чөнки алар аша олы юллар уза.
Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта язгы ташу чорын бәла-казасыз үткәрү хакында сөйләштеләр. Әлеге уңайдан безнең районның торак пунктларында мондый төр гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, яки аларны булдырмас өчен башкарасы чаралар программасы эшләнгән һәм кизү торучы төркемнәр оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев