Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Су чистартучы бактерияләргә эш бар

    Район үзәгендә су чистарту корылмасын узган гасырның 90нчы еллары ахырында эшләтеп җибәргәннәр иде. Әлеге "зур фильтр"ның юынтык суларны эшкәртерлек көче, урыны әле тагын бар - барын. Тик үзәкләштерелгән канализация челтәренә йортларның бер өлеше генә тоташтырылган. Чирмешәндәге социаль- мәдәни тармак объектларының күбесе - больница, мәктәпләр, балалар бакчалары, административ биналар әлеге уңайлыктан...

    Район үзәгендә су чистарту корылмасын узган гасырның 90нчы еллары ахырында эшләтеп җибәргәннәр иде. Әлеге "зур фильтр"ның юынтык суларны эшкәртерлек көче, урыны әле тагын бар - барын. Тик үзәкләштерелгән канализация челтәренә йортларның бер өлеше генә тоташтырылган.

    Чирмешәндәге социаль- мәдәни тармак объектларының күбесе - больница, мәктәпләр, балалар бакчалары, административ биналар әлеге уңайлыктан файдалана. Күп фатирлы ике катлы йортлардан чыккан юынтык сулар да чистарту корылмасы фильтрлары аша уза. Ә менә аерым йортларда яшәүчеләрнең бик аз өлешенә генә канализация челтәренә ялгану мөмкинлеге бар. Яшереп торасы юк, юынтык сулар чокыры күпчелекнең ишегалды территориясендә казылган, ә алар бик тиз тула.
    - Үзәкләштерелгән канализация челтәре төзү район үзәгендә, халык телендәге Амур ягында башланды. Аның проекты да бар һәм ул экспертиза да узган, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь эшләр буенча урынбасары Муса Вилданов. - Анда кайбер урамнарга торбалар сузылган . Су кудыру станциясенә елга төбеннән дә торба салынган. Канализация челтәренә тоташу эшен төгәлләү өчен хәзер акча кирәк.
    Ә менә Чирмешәннең төньяк өлешендә - яңа микрорайондагы йортларны әлеге системага тоташтыру якын арада гына булмас әле, ди белгечләр. Чөнки бу эш бик чыгымлы, күп средстволар таләп итә. Үзен-үзе дә ул бик озак аклый икән. - "Канализация торбаларыннан нефть акмый шул",- дип, уенын-чынын кушып көлеште кайберәүләр.
    Бүген күпчелек "шәһәрчә" яши: бәдрәфләр өйдә, душ кабиналары, газ белән җылытылучы мунча, "килен" - автомат машина кер юа. Менә шулардан чыккан пычрак сулар табигатьне пычрата - аларны чистарту зарур. Алда әйтелгәнчә, йорт янындагы чокырларны да махсус техника белән еш суыртырга туры килә, ә андый хезмәт бер дә арзан түгел. Шунлыктан, үзәкләштерелгән канализациягә тоташу - замана таләбе дә, ихтыяҗ да.
    - Чирмешәндәге чис- тарту корылмасына тәүлегенә 280-320 куб. метр пычрак су кудыртыла, ә ул 700 куб.ны фильтрлауга сәләтле ,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Михаил Арютин. - Канализация челтәре киңәйгән очракта, әлеге корылма да суны чистартып өлгерәчәк. Тик 80нче еллар проекты белән төзелгән җайланмага реконструкция - үзгәртеп кору кирәк.
    Күпләр ишетеп беләдер, пычрак суларны микроскоп аша гына күренүче бактерияләр чистартыша. Кышын алар өшемәсен, үлмәсен өчен су җыелучы резервуарларның өсләрен көздән өстен ябып, җылытып калдырырга туры килә. Корылманы яңачаракка үзгәртсәң, әлеге күләмле, чыгымлы эштән котылырга мөмкин, диләр коммунальчылар.
    - Челтәрләр аша узган чүп-чар, бигрәк тә идән чүпрәкләре - төп дошманыбыз. Алар насосларга эләгә, электрдвигательләрен яндырып чыгара. Якташларыбыз канализациягә су салганда, карабрак эшләсеннәр иде, - дип үтенечен белдерде Михаил Арютин.
    Чистарту корылмасындагы аэротенкаларда (су чокырларын белгечләр шулай атый) су "кайнап тора", әлеге дә баягы, бактерия- ләр яшәсен өчен шушы рәвешле һава кудыртыла. Бактерияләр "эшләгәннән соң", фильтрлар аша узган су, дезинфекцияләнеп, Чирмешән елгасына агызыла.
    Елгага сыйфатлы су агамы?! Анысын исә экологлар даими тикшереп тора. Тагын шунысына игътибар итә белгечләр - хәзер савыт-саба, кер юганда химия күп кулланыла. Андый сулар да бактерияләргә зыян сала икән.
    Автор фотолары

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: