Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сингапурча укытырга өйрәнәләр

Район укытучылары октябрь дәвамында белем бирүнең яңа - "сингапур методикасы" белән танышачаклар. Укуларның барышын Сингапурдан Чирмешәнгә килгән мистер Анг Бенг Хо Нельсон күзәткән. Тәүге мастер-класслар Чирмешән лицеенда оештырылды. Ике көн дәвамында лицей укытучылары яңа методиканы үзләштерделәр. - Август аенда методистлар: Диләрә Мәгъсумова, Наталья Малешина һәм Саҗидә Мәгыйзова Казанда квалификацияләрен күтәрү...

Район укытучылары октябрь дәвамында белем бирүнең яңа - "сингапур методикасы" белән танышачаклар. Укуларның барышын Сингапурдан Чирмешәнгә килгән мистер Анг Бенг Хо Нельсон күзәткән.

Тәүге мастер-класслар Чирмешән лицеенда оештырылды. Ике көн дәвамында лицей укытучылары яңа методиканы үзләштерделәр.
- Август аенда методистлар: Диләрә Мәгъсумова, Наталья Малешина һәм Саҗидә Мәгыйзова Казанда квалификацияләрен күтәрү курсларында укып кайттылар, сингапур методикасын өйрәнделәр, - ди мәгълүмати-методик үзәк директоры Илдар Миргалимов. - Хәзер инде алар алган белемнәрен башкаларга да җиткерергә тиешләр.
Сингапурның мәгариф системасы дөньяда иң яхшыларның берсе дип санала икән. Алар методикасының нигезендә - укучыларның үзара ярдәм итешеп, аралашып белем алу төп урында тора. Балалар мөстәкыйль рәвештә белем алырга омтылырга тиешләр.
Мистер Нельсон әйтүенчә, без аның белән тәржемәче аша аралаштык, Сингапур - күпмилләтле дәүләт. Монда күпчелекне Кытайдан (70 процент) килүчеләр тәшкил итә. Һиндлар, малайцлар да шактый.
Мәктәпләрдә, нигездә, инглиз телендә укыталар, туган тел дә керә. Башлангыч мәктәптә алты ел укып, имтиханнар тапшыралар. Алар нәтиҗәсе буенча укучыларны алдынгы классларга кабул итәләр. Дәресләр иртән милли гимн башкарудан башлана икән. Классларда 40ар укучы. Мәктәпне тәмамлауга, кызлар урта профессиональ яисә югары уку йортларында һөнәр үзләштерә алсалар, егетләргә ике ел армиядә хезмәт итү мәҗбүри.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined