Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шешминка амбулаториясе яңа урынга күчте

Элеккеге колхоз идарәсе бинасын яңабаштан ясап, үзгәртеп, бу авылдагы амбулатория өчен менә дигән урын булдырдылар. Бу атнада пациентларны, авыруларны монда кабул итә башлыйлар. Якын тирәдәге тагын 7 авылга, 1600ләп кешегә хезмәт күрсәтүче врачлык амбулаториясе өчен авыл эчендә үк иске бинаны яңартуга республикадан - 2 миллион, ә районнан 6 миллион сум...

Элеккеге колхоз идарәсе бинасын яңабаштан ясап, үзгәртеп, бу авылдагы амбулатория өчен менә дигән урын булдырдылар. Бу атнада пациентларны, авыруларны монда кабул итә башлыйлар.


Якын тирәдәге тагын 7 авылга, 1600ләп кешегә хезмәт күрсәтүче врачлык амбулаториясе өчен авыл эчендә үк иске бинаны яңартуга республикадан - 2 миллион, ә районнан 6 миллион сум акча бирелгән.

Эш күләме артык зур булгач, әлеге объектта төзүчеләр ун ай чамасы хезмәт куйган. Шул чорда стеналар һәм түбә, идәннәр, ишек һәм тәрәзәләр генә түгел, тирә- як та төзекләндерелгән. Яңа Чишмәдән Хәлим Билданов җитәкләгән оешма барын да евро стилендә, сыйфатлы һәм нык итеп эшләгән. Бина тирәсен тимер койма белән тотып алганнар, бакчага чәчәкләргә хәтле утыртканнар. Мөгаен, бүген Шешминкада иң матур бина шушыдыр.

- Бик әйбәт килеп чыкты, төзүчеләргә, газчыларга, үзәк больница һәм авыл җирлеге Советына, гомумән, аларга булышкан, территорияне төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт,- диде муниципаль район башлыгы Наил Зарипов, бинаны яңадан ачу тантанасында. - Авылны бетермибез, халыкка лаеклы эш тә табарга кирәк.

Надежда Бочкарева - авылда иң хөрмәтле ветераннарның берсе. Ул тумышы белән Түбән Кама районыннан. Биредә 40 ел буе башта медпунктта, аннары участок больницасында акушерка булып эшләгән.

- Мин монда эшли башлаганда элеккеге бина бик салкын, шыксыз иде. Күп җиргә җәяү йөрергә туры килде,- ди ул.

Инде 30 ел чамасы халыкка медицина хезмәте күрсәтүче, әле бүген дә амбулаторияне җитәкләүче Геннадий Ларионов та сөенечен яшерми: - Шартлар нык яхшырды, берничә яңа аппарат: ЭКГ һәм дефибриллятор да алдык, кабинетларыбыз иркен, якты, - ди. - Бинаны ике контурлы ике казан җылыта, газ, су, электр кергән, канализация эшләнгән. Бар да бар.

Район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров та мондагы төзелеш мәшәкатьләреннән арынудан соң иркен сулагандыр. Әмма тырышу бушка китмәгән, бина кирәк иде. Элеккеге больница-амбулаторий авылдан берничә километр ераклыкта урнашканлыктан, анда бару-китү җайсыз иде. МТСтан калган, 54 ел медицина тармагына хезмәт иткән ул агач бина бүгенге таләпләргә бөтенләй җавап бирми.

Шешминкада мондый бәйрәмнәр, сер түгел, бик сирәк күренеш. Шуңа да амбулатория ачылышына яше-карты килгән. Урамда үзенә күрә зур концерт та булды бит, артистлар болай бергә сирәк җыела.

Сәламәтлек - иң зур байлык. Тик кеше чирләмичә тормый. Шешминкадагы сыман уңган, тәҗрибәле медперсонал барында бик күп сырхауларны җиңәргә, кисәтергә мөмкин. Амбулатория ерак түгел хәзер, авыл эчендә үк.

Башка фотолар "Фотолар Галериясында" урнаштырылган.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined