Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сезгә эшче кирәкмиме?

Уку елы тәмамланды. Чыгарылыш кичәләре дә артта калды. Хәзер инде мәктәпне тәмамлаучылар документларын кайсыдыр уку йортына тапшырып, нәтиҗәләр көтәләр. Ә менә һөнәр үзләштереп, диплом алган яшь белгечләрнең башка проблемасы - эшкә урнашасы бар. Бүген район оешмаларында буш вакансияләр бармы? Бүгенге сораштыру шул хакта. Хаммәткамил Хәкимов (район мәгариф бүлеге начальнигы): -...

Уку елы тәмамланды. Чыгарылыш кичәләре дә артта калды. Хәзер инде мәктәпне тәмамлаучылар документларын кайсыдыр уку йортына тапшырып, нәтиҗәләр көтәләр. Ә менә һөнәр үзләштереп, диплом алган яшь белгечләрнең башка проблемасы - эшкә урнашасы бар. Бүген район оешмаларында буш вакансияләр бармы? Бүгенге сораштыру шул хакта.

Хаммәткамил Хәкимов (район мәгариф бүлеге начальнигы): - Ел саен районга яшь педагоглар кайта. Быел да ике белгеч эшкә урнашачак. Шулай да төгәл фәннәр: математика, физика, химия укытучыларына ихтыяҗ бар, алар җитми.
Рафаэль Габдрахманов (район үзәк больницасы баш врачы): -Урта медицина персоналы белән проблема юк. Врачларга килгәндә, больницага невролог һәм акушер-гинеколог кирәк.
Рәфкать Мотыйгуллин ("Чирмешән урманчылыгы" учреждениесе җитәкчесе): -Бездә вакансияләр бар. Соңгы ун елда урманчылыкка югары белемле бер белгеч кайтып эшкә урнашты. Безнең үзебезнең тармак уку йортларына юллама биреп, бушлай укытырга да мөмкинлегебез бар.
Марина Яковлева ("Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигының кадрлар буенча урынбасары): - Буш урыннар юк. Быел бер яшь белгеч юридик институт тәмамлап кайтты, аны эшкә алдык.
Ольга Маркова (район мәдәният йорты директоры): - Мәдәният йортларында вакансияләр юк, әмма эшләүчеләр арасында белгечләр дә юк. Яшьләр кайтмый шул. Мәдәнияттә күпчелек урта, өлкән яшьтәгеләр хезмәт куя.
Любовь Фәтхетдинова (район почта элемтәсе бүлеге начальнигы): - Бүген безнең оешмага эшчеләр кирәкми. Авылларда, нигездә, инде озак еллар эшләүче хат ташучылар хезмәт күрсәтә. Шөкер, кадрларыбыз сирәк алышына. Дөрес, Чирмешәндә яшьләр почтага эшкә урнашалар да, соңрак яхшырак, акчалырак эш тапкач, китәләр.
Сүз уңаеннан, мәшгульлек үзәгеннән белешүебезчә, район оешмаларына хисапчылар, аш пешерүчеләр, сатучылар, машина йөртүчеләр, электр монтерлары, тракторчылар, сыер савучылар кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан