Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башкарма комитетының административ комиссиясе өч чирмешәнлегә карата беркетмә төзегән

Район башкарма комитетының административ комиссиясе рейдлары вакытында төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өч чирмешәнлегә карата беркетмә төзелгән. Комиссия членнары “Магнит” кибете янында да тәртипсезлеккә тап булганнар.

Район башкарма комитетының административ комиссиясе рейдлары вакытында төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өч чирмешәнлегә карата беркетмә төзелгән. Комиссия членнары “Магнит” кибете янында да тәртипсезлеккә тап булганнар.

-Район үзәгендәге бер йорт янындагы чүп-чарны, иске техниканы күреп исебез китте, бу тирәнең күптәннән тырма, себерке күрмәгәнлеге “кычкырып тора”, - ди административ комиссия секретаре Лилия Лоткова.- Йорт хуҗасына карата беркетмә төзелде, утырышта штраф суммасы раслана. Хәзер аңа штрафын да түләргә, билгеле, йорт тирәсен дә тәртипкә китерергә туры киләчәк.

Заречная урамындагы буш йорт хуҗасы, үзләре башка җирдә яшәсә дә, аның тирәсен тәртиптә тотарга бурычлы. Аңа һәм Газовая урамындагы йорт хуҗасына да төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җавап тотасы була.

Чисталыкны тикшерүчеләр Түбән Кармалка һәм Югары Кармалка авылларында да булганнар. Түбән Кармалкада урамнар чиста, матур, капка-коймалар төзек. Ә менә Югары Кармалкада зур-зур мәйданнарда көздән калган, корыган үләннәр авыл урамнарын бер дә бизәми. Биредә өмә оештырып, тәртип салырга кирәк. Авыл урамындагы иске, ватык техникаларны да алырга туры киләчәк.

Административ комиссия рейдларны дәвам итә, көн саен бер авылдагы чисталык белән таныша, тәртипсезлекләр белән көрәшә.

Лилия Лоткова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев