Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр көн исәптә

"Кади"да инде үткән атнада ук чәчүгә чыктылар. Кыр эшләренә 70кә якын кеше, 30лап берәмлек техника җәлеп ителгән. "Апрель уртасында ук кырга чыктык, - ди хуҗалык агрономы Илхат Яруллин. - 700 гектардагы күпьеллык үләннәр участокларына минераль ашламалар керттек, тырмалау да үткәрдек. 80 гектардагы уҗымнарны бозып, арпа чәчтек. Тагын 250 гектар мәйдан...

"Кади"да инде үткән атнада ук чәчүгә чыктылар. Кыр эшләренә 70кә якын кеше, 30лап берәмлек техника җәлеп ителгән.


"Апрель уртасында ук кырга чыктык, - ди хуҗалык агрономы Илхат Яруллин. - 700 гектардагы күпьеллык үләннәр участокларына минераль ашламалар керттек, тырмалау да үткәрдек. 80 гектардагы уҗымнарны бозып, арпа чәчтек. Тагын 250 гектар мәйдан биләүче уҗымнарны да бозып, алар туңды, яңадан нәрсәдер чәчәргә туры киләчәк".

Җәмгыятьтә ягулык, ашлама һәм орлыклар белән проблема юк икән. Без барганда механизаторлар Иске Котыш янындагы участокта арпа чәчәләр иде. Быел бөртекле культураларны 3000 гектар мәйданга якын, чөгендерне - 800, кукурузны 500 гектарда чәчү планлаштырыла.

"Тракторларны ремонтлап чыктык, - ди 30 ел стажлы механизатор Ислам Сәрвәров. - Әүвәл дым каплатуда эшләдем, хәзер инде чәчәбез. Иртәнге алтыдан ук кырга чыгабыз, караңгы төшкәч кенә туктыйбыз. Ягулык бар. Көненә ике тапкыр, кырга алып килеп ашаталар. Хезмәт хакын биреп торалар. Мондый шартларда эшләп була".

Хуҗалыкның бөтен техникасы кадрлар белән тәэмин ителгән. Кайбер агрегатларда икешәр механизатор, алар ике сменада эшлиләр. Читтән кеше чакырмыйлар. Барысы да үзләренеке - Иске Кади, Иске Котыш, Якты Тау, Утыз Имән егетләре.

Ике авылда - Утыз Имән-дә һәм Иске Котышта ашханәләр эшләп тора. Быел да Якуб Кәбиров һәм Нургаяз Яруллин үз машиналары белән механизаторларга аш таратып йөриләр.

"Җир өлгерде, эшне тизләтәбез, - ди И.Яруллин. - Һәр көн санаулы. Эшне тизрәк тәмамлыйсы иде. Ләкин сыйфат турында да онытырга ярамый".

Бүген белешүебезчә, "Кади"да бу атнада кырга тагын байтак агрегат чыккан. Чәчү темпы да кызулана бара. 590 гектарда орлыклар җир куенына салынган да. Хуҗалыкта шикәр чөгендере дә чәчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыр эшләре

2
X