Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Президент праймеризында чирмешәнлеләр дә катнаша

    27 июньдә Казанның Теннис академиясендә узачак Татарстан Президентына "Бердәм Россия"дән кандидатларның сайлаучылар белән очрашуында - праймеризда чирмешәнлеләр дә катнашачак. 27 кешелек делегацияне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Фердинат Дәүләтшин җитәкли. - Минемчә, праймериз - иң лаеклыларны һәм әзерлеклеләрне сайлап алырга, сайлаучыларның кандидатлар белән аралашуына мөмкинлек бирә, - ди...

    27 июньдә Казанның Теннис академиясендә узачак Татарстан Президентына "Бердәм Россия"дән кандидатларның сайлаучылар белән очрашуында - праймеризда чирмешәнлеләр дә катнашачак. 27 кешелек делегацияне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Фердинат Дәүләтшин җитәкли.

    - Минемчә, праймериз - иң лаеклыларны һәм әзерлеклеләрне сайлап алырга, сайлаучыларның кандидатлар белән аралашуына мөмкинлек бирә, - ди Күтәмә урта мәктәбе директоры, партиянең башлангыч бүлекчәсе секретаре Александр Миронов. Сүз уңаеннан, ул да башкалада узачак чарада катнашачак.
    Президент праймеризында республиканың төрле иҗтимагый оешмалары тарафыннан тәкъдим ителгән дүрт кандидатның катнашуы көтелә. Алар арасында республиканың бүгенге лидеры Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин, РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе экс - җитәкчесе Олег Морозов та бар.
    Очрашуда барлыгы 1636 сайлаучы катнашачак. Аларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 4 кандидат арасыннан 3се сайлап алыначак. Праймериз нәтиҗәләрен исәпкә алып, июль башында узачак "Бердәм Россия" конференциясендә партия Татарстан Президенты постына үз кандидатын тәкъдим итәчәк.

    Автор фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: