Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әмирдә бүләк өләштеләр, күрештеләр, көрәштеләр

Кечерәк авыл булса да, зур тарихлы Әмирдә "Авыл көне" үткәреп, бик күпләргә бүләкләр тапшырдылар. Элеккеге гараж урынында Сабантуй да оешты. Бәйрәмдә әле берничә көн элек кенә дөньяга килгән Әмирхан да бәйрәмдә еш телгә алынды. Аңа, авылның иң яшь кешесенә дип, әти-әнисе - Әнәс һәм Наилә Талиповларга махсус бүләк алганнар. Быел...

Кечерәк авыл булса да, зур тарихлы Әмирдә "Авыл көне" үткәреп, бик күпләргә бүләкләр тапшырдылар. Элеккеге гараж урынында Сабантуй да оешты.


Бәйрәмдә әле берничә көн элек кенә дөньяга килгән Әмирхан да бәйрәмдә еш телгә алынды.

Аңа, авылның иң яшь кешесенә дип, әти-әнисе - Әнәс һәм Наилә Талиповларга махсус бүләк алганнар. Быел январь башында ук туган Айзат Яруллинга да шундый хөрмәт күрсәтелде. 60 яшьлек юбилее якынлашучы, гомер буе фермада эшләүче Әгъзам Гамиров, авылның иң өлкәннәре - 92 яшьлек Фәхразый Мәҗитов, 90 яшен тутыручы Мәрзыя Талипова, 30, 50, 55 ел бергә гомер кичергән Илдус һәм Нурсинә Җиһаншиннар, Якуб һәм Гыйльминоваль Гариповлар, Мирсәит һәм Фидания Кашаповлар, Шакир һәм Бибинур Гомәровлар, авыл тормышында гел актив катнашучы ир-егетләр дә макталды, бүләкләнде.

Әнә "Чирмешәнагрохимсервис" һәм "Чирмешән-АГРО" җәмгыятьләре директоры Илшат Гозәеров та үзе җитәкләүче җәмгыятьләрдә эшләүче Әмир егетләренә затлы-затлы бүләкләр алып килгән. Ринат Вәгыйзов, Тәлгать Нуретдинов, Сәгыйт Шәйхетдинов ул оешмаларда бик булдыклы, алыштыргысыз механизаторлар икән.

Бер "сызгыру" гына кирәк бугай, тумышлары белән әмирлеләр - Рәиф Сәйфетдинов, Дамир Ибәтов, Резеда Гозәерова, Искәндәр Җиһаншин, Мәдинә Харисова, шулай ук "Лашман-АГРО" җитәкчесе Рауфан Шәйхетдинов һәм башкалар да бу чараны үткәрү чыгымнарын рәхәтләнеп күтәрештеләр. Ә якташлар - Себердә эшләүче хәлле эшкуарлар Миндар һәм Фазыйл Әгъләмовлар, рәхмәтнең иң олысы аларга, бүләкләр алу өстенә, Казаннан бер төркем артистлар да чакыртканнар. Илнар Сәйфиев, Лилия Муллагалиева кебек күренекле җырчыларның махсус Әмиргә килеп бәйрәм белән котлавы күпләрнең хәтерендә озак сакланыр.

Хезмәт ветераны Ибраһим Ибәтов Әмирдә Бөек Ватан сугышына кадәр 1937нче елда ук оештырылган Сабан туен әле дә онытмый.

- Ком базы тирәсендәрәк урында бер кибет тәм-том сатты. Колхоз алдынгыларын, районда булмаган хәл, аэропланга утыртып, авыл тирәсендә очыртып йөрттеләр, ди ул. - Ат узышларында авылдан һәм Туймәттән берәр ат катнашты, безнеке алдан килде.

"Безнеке, безнекеләр", дип, әмирлеләр байтак авылдашлары белән горурлана ала. ВКП (б)ның Казан шәһәр комитеты секретаре булган Абдулла Шәйдуллин, Татарстан Республикасы сәүдә министры урынбасары Рөстәм Идиатуллин, фәннәр докторы Равил Ибәтов, Әфганстанда, Чернобыльдә мөһим операцияләрдә катнашкан хәрби очучы Рәис Нуретдинов, колхозга беренче машина-ЗИС-5 алып кайткан Нәбиулла Гайнуллин, авылның беренче мулласы Габделмәҗит Бәширов һәм тагын дистәләгән, йөзләгән хөрмәтле, дәрәҗәле якташлар белән ничек горурланмыйсың!

Әмирдә 1959 елда 53 йорт булып, аларда 354 кеше яшәгән; 1986 елда: 101 йорт, 438 кеше, 1900 елда: 132 йорт, 723 кеше; 1941 елда: 172 йорт, 960 кеше.

Бүген районыбыз җитәкчесе Наил Зарипов та Әмиргә килеп, котлау сүзләре ирештерде, йөрәктән чыккан бу бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт белдерде.

Мәчет имамы Люцир Зыятдиновның эчтәлекле вәгазен дә тыңладык, бергәләшеп дога кылдык. Авыл картлары дини тормышта барын да вакытында эшлиләр. Зиратта әледән-әле өмәләр үтә, намазга йөрүчеләр дистәләп. Күптән түгел Чирмешәндә мәчет янкормасын төзүгә 20 мең сум акча илтеп биргәннәр. Чумачкада төзелүче мәчет өчен дә 10 мең сум акча бирергә килешкәннәр.

... Рәхәтләнде дә соң халык бүгенге бәйрәмдә. Сабантуй уеннарында катнашучылар чиратка ук төзелде. Ирләр хатыннарын кечкенә арбага да утыртып йөрделәр, күзне бәйләп, капчык белән дә сугыштылар, чүлмәк ваттылар, аркан да тарттылар. Кием пычранудан, имгәнүдән курыкмадылар. Һәркемгә бүләк тәтеде. Көрәштә Чирмешәннән Илназ Гыйләҗев җиңсә дә, ул, кунак булсаң, тыйнак бул, дигәндәй, үзе откан тәкәне икенче урынны алган Әмир егете Фәнил Нуретдиновка бирде.

Казаннан килгән артистларга вакытны кысарга туры килде, чөнки Әмирнең үз артистлары да бәйрәмгә үз җырларын әзерләгәннәр. Әнә Самарадан Фәнил Зыятдинов, шулай ук Сәетгәрәй Мәслахетдинов туган авылларына - Әмиргә багышлап язылган җырларны тагын кайда болай, күз яшьләре китерерлек итеп башкара алалар.

Лашманнан да йөзләгән кеше биредә. Буш килмәгәннәр-җыр бүләк итәргә теләүчеләрнең барысы да микрофон ала гына алмады. Сүз уңаеннан, Әмир халкы күршеләр-лашманлылар белән гомер-гомергә дус, аңлашып, килен-кияү алмашып яшиләр, эшлиләр, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәләр. Лашман авыл җирлеге Советы башлыгы Рәвхать Фәттахов - ике авылда да үз, дәрәҗәле, йогынтылы җитәкчесе. Әмирдәге бәйрәмне оештыру өчен ул һәм Совет хезмәткәрләре аеруча нык тырыштылар.

Тарихта тиңдәшсез, канкойгыч Бөек Ватан сугышына Әмирдән 167 кеше китә, 84се һәлак була. Исән кайтканнардан да бүген бары бер ветеран - Фәхразый Мәҗитов кына исән-сау.

Кичке якта гына төгәлләнгән "Авыл көне"ннән соң да Әмирдә баян, гармун тавышы төп уртасына кадәр тынмады. Ходай язса, авыл клубында музыкаль чаралар тагын көчәер, бүгенге бәйрәмдә шушы авыл кешесе - район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илһам Галимов, район башкарма комитеты исеменнән, клубка тавыш көчәйткеч аппаратура алуга 70 мең сумлык сертификат бүләк итте.

Килер бер көн - клуб бинасын да ремонтларга җай чыгар. Аның түбәсеннән су үтә икән, мәдәният үзәген матурлыйсы да бар.

Моннан чама белән 213 ел элек Югары Кармалкадан күчеп, Әмиргә нигез салган Әмир бабай варислары менә шулай хисләнеп, көч күрсәтеп алдылар. 13 ел элек авылның 200 еллык юбилее шаулап-гөрләп узган иде.

Бүгенге бәйрәмдә, Әмирнең иң яшь кешесе - Әмирханның әтисе Әнәс тә көрәшкә чыкты, ә бабасы Рөстәм шигырь сөйләде.

- Авылга багышлап үзем язган тагын берничә шигырем бар, - ди ветеран. - Яшәсен, Әмирем!

Әмир турында да китап языла. Анда, билгеле, авыл тарихында тирән эз калдырган бик күпләр искә алыныр.

Авылның беренче үз җыры инде күптән җырлана, күптән репертуарда. Хәрби музыкант якташыбыз Рәфкать Алиев язган әлеге җыр янына ел саен диярлек яңалары өстәлә, шигырьләр туып тора. Апаста яшәүче Гөлүсә Җәләлова-Кашапова туган авылына атап инде берничә шигырь язган, берничә китап чыгарган.

- Бәйрәмгә генә кайтып булмады, Әмир гел йөрәк түрендә, - ди шагыйрә.

Изге эшне Аллаһы тәгалә дә үзенчә котлый, мактый - "Авыл көне" алдыннан, бәйрәм иртәсендә Әмирдә тоташ ярты сәгать чамасы шәп яңгыр яуды, халыкның кәефен күтәрде. Ә күршеләрдә тамчы да таммаган.

Кадыйр Гомәров.

Әмирдәге бу бәйрәмдә төшерелгән фотоларны фотогалереяда да карый аласыз.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев