Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Миннебаян Яруллина: Мин бәхетле кеше!

Тукай поселогыннан Миннебаян әби Яруллина 2013нче елны 100 яшен тутырып каршылады. Нәкъ 31нче декабрьдә аны шушы юбилее уңаеннан котладылар. Кунаклар килергә булгач, бүген бу йортта бик иртә торганнар, юбилейга бәлешен, пилмәнен дә өлгерткәннәр, табын көйләгәннәр. "Киленебез бик уңган, миһербанлы кеше туры килде, баскан урынында ут чыгара торган",- ди Миннебаян әбинең...

Тукай поселогыннан Миннебаян әби Яруллина 2013нче елны 100 яшен тутырып каршылады. Нәкъ 31нче декабрьдә аны шушы юбилее уңаеннан котладылар.


Кунаклар килергә булгач, бүген бу йортта бик иртә торганнар, юбилейга бәлешен, пилмәнен дә өлгерткәннәр, табын көйләгәннәр.

"Киленебез бик уңган, миһербанлы кеше туры килде, баскан урынында ут чыгара торган",- ди Миннебаян әбинең улы, инде үзе дә 72 яшьлек Альберт абый. Гөлназ - аның улы Илшатның хатыны. Альберт абыйның инде мәрхүм хатыны Солтания апа да шундый уңган, мөлаем, игелекле булган.

Миннебаян әбине котларга муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да килде. Кем әйтмешли, машина тулы бүләк белән.

"Мин Россия һәм Татарстан Президентларының да котлауларын ирештерәм. Сине, Миннебаян әби, бар да белә,- диде Нурхамәт Нурулла улы. -Бу яшькә җитү - зур бәхет. Шөкер, караучыларың бар. Тагын бик озак, сау яшә!"

Район җитәкчесе үзе дә Иске Кадиныкы булгач, Яруллиннарны яхшы белә. Миннебаян әби дистә еллар фермада эшләгән, ире генә бик иртә, 1942-нче елда ук сугышта үлгән. 29 яшендә ике бала белән калган Миннебаян әбинең хәзер исән-сау улы Альберт абый - гомерлек тракторчы. Эшкә дә, уен-көлкегә дә оста кеше.

"Әниегезнең шушы яшькә җитә алуында сезнең дә өлеш бар,- дип, район җитәкчесе бу йорттагы һәркемгә рәхмәт белдерде. - Авылда бар да күз алдында, кемнең нинди булуын бәйрәм көннәрендә дә бәялиләр. Сезнең хакта начар сүз ишетелми".

Миннебаян әбинең оныгы Илшат һәм килене Гөлназ Тукайга моннан 7 ел элек күченеп кайтканнар. Өйләнешкәч, яшьләр бераз Түбән Камада яшиләр. Алар кайткач, өйгә нур иңә.

1912нче елда Иске Кадида туган, унике яшендә Якты Тауга күченгән Миннебаян әбинең 80 ел гомере Тукай поселогында узган. Поселокның үзенә дә шул чама гына, ул 1930нчы елда оешкан. "И, балалар, без күрмәгән калмады инде,- ди юбиляр. - Авыр булды элек, әмма мин үземне бәхетсез санамыйм. Аллага шөкер, хәзерге тормышыбыз бик рәхәт. Мине зурлаганыгыз өчен чиксез рәхмәт".

Кызганыч, бүген Яруллиннарның бәйрәм табынында юбиляр якташыбыз - Миннебаян әби үзе генә түр башына утыра алмады.

Бер ай чамасы элек ул, ялгыш басып, аягын сындырган, аны гипслаганнар. Аягы, дөрес, моңа кадәр дә гел авыртып торган, соңгы елларда үрмәләп диярлек йөргән. Миннебаян әби, аяк сызлавын да җиңеп, урын өстендә ята. Ә зиһене, күз генә тимәсен, яхшы. Бүгенге кунакларның да күбесен таныды.

Миннебаян әбиләрнең йорты Тукайда иң төзекләрнең берсе. Моннан егерме еллар элек салынган агач йортны сайдинг белән тышлап матурлаганнар, яңа капка эшләткәннәр, тимер коймалар бастырганнар. Абзарлары тулы мал-туар. Бу йортта хезмәттән тәм табып яшиләр.

Ике онык үсеп килә. Альберт абыйның әле тагын ике кызы бар, алар да гаиләләре белән монда еш кунак.

Яруллинарда төп мәшәкать нефтьче Илшатка төшәдер инде, исән генә булсын. Киңәш-табышка әтисе, инде йөз яшьлек әбисе дә бар аның. Бай йорт.

Районда йөз яшен тутырган ике ветеран гомер итә. Яңа Элмәледән Минюра Романованың юбилее ноябрь аенда булса, Тукай поселогыннан Миннебаян әби Яруллинаны елның соңгы көнендә котладык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Миннебаян әби Яруллина 2013нче елны 100 яшен тутырып каршылады.