Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәмәгать судында өй туе

Узган җомга көнне район җәмәгать суды коллективы "өй туе" уздырды. Әлегә кадәр җәмәгать суды халык суды белән бер бинада иде. Хәзер инде алар "Чирмешәннефть" идарәсенең элеккеге административ бинасында (Титов урамы, 24нче йорт) эшләячәкләр. Биредә капиталь ремонт ясаганнар. Бинаның стеналарын тышкы яктан матур итеп сайдинг белән тышлаганнар, тәрәзәләрне, ишекләрне алмаштырганнар. Җәмәгать...

Узган җомга көнне район җәмәгать суды коллективы "өй туе" уздырды.


Әлегә кадәр җәмәгать суды халык суды белән бер бинада иде. Хәзер инде алар "Чирмешәннефть" идарәсенең элеккеге административ бинасында (Титов урамы, 24нче йорт) эшләячәкләр. Биредә капиталь ремонт ясаганнар. Бинаның стеналарын тышкы яктан матур итеп сайдинг белән тышлаганнар, тәрәзәләрне, ишекләрне алмаштырганнар.

Җәмәгать суды урнашкан беренче кат та нык үзгәргән. Җыйнак кына кабинетларда хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудырылган, заманча яңа җиһазлар куелган.

"Бу бинада ремонт эшләрен әле дәвам итәчәкбез, икенче катта да башкарасы эшләребез бар. Ләкин җәмәгать суды коллективы бүген бәйрәм итә ала. Аларның эш урыннары әзер.

Төзүчеләргә рәхмәт, бик тырышып, сыйфатлы эшләделәр. Ә безгә монда гадел карарлар гына кабул ителүен телисе килә", - диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, тантанадагы чыгышында.

ТРның Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, республиканың Юстиция министры Мидхәт Курманов та суд коллективын бәйрәм белән котладылар, эшләрендә уңышлар теләделәр. Мидхәт Мәсхүт улы районыбызның җәмәгать судьясы Евгений Верхокамкинга бүләк - компьютер да тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined район җәмәгать суды