Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үләннәр һаман тамырда

Кышкылыкка азык запаслары бик акрын арта, әлегә печән планлаганның - 40 проценты (3222 тонна), сенаж 11 проценты (2190 тонна) күләмендә генә тупланган. Күпьеллык үләннәр мәйданнарында үләннәрнең 2 мең гектарлабы чабылмаган да. "Туймәт"тә, "Бәркәтә"дә, "Кара Чишмә"дә һаман бер генә килограмм да азык әзерләнмәгән, бу өлкәдә эшнең рәте юк. "Лашман АГРОфирмасы" шактый...

Кышкылыкка азык запаслары бик акрын арта, әлегә печән планлаганның - 40 проценты (3222 тонна), сенаж 11 проценты (2190 тонна) күләмендә генә тупланган.

Күпьеллык үләннәр мәйданнарында үләннәрнең 2 мең гектарлабы чабылмаган да. "Туймәт"тә, "Бәркәтә"дә, "Кара Чишмә"дә һаман бер генә килограмм да азык әзерләнмәгән, бу өлкәдә эшнең рәте юк.
"Лашман АГРОфирмасы" шактый күләмдә - 240 тонна печән, 1200 тонна сенаж запасы булдырды. "Үтәмеш"тә дә бу өлкәдә башкалардан яхшырак эшлиләр. Әлегә иң күп печән - 700 тонна - "Сөлчә"дә. Монда сенаж да салалар. Кызганыч, күпчелек хуҗалыкларда азык әзерләү барышын мактарлык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан сенокос

2
X