Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әккәрәйдә сенаж салалар, печән җыялар

“Әккәрәй” җәмгыятендә, Әккәрәй фермасы янында бер баз, 600 тонна сенаж салып та куйганнар. Яңа уңыштан. Бу көннәрдә печән дә җыя башлыйлар. “Буревестник” ягындагы участокта аны чабып, киптергәннәр инде.

-Кечерәк булса да, бу базга байтак масса кайтты, - ди аны көне-төне “К-700” белән таптатуда-тыгызлауда эшләүче Җәсүр Хайткулов. –Хезмәтебезне бәяли беләләр, яхшы ашаталар. Әле бүген пылау белән дә сыйладылар.

Алексей Борисов исә, люцерна кырында бер ягы кипшенгән үләннәрне әйләндерә. Иртә тотынгач, байтак ара үткән. Монда да масса яхшы: куе, өлгергән. 30 елдан күбрәк стажлы бу механизатор сенаж салуда да катнашкан.

Әккәрәй фермерлары – Романовскийларга да эш кызу бүген – костер чабалар, җыялар, урнаштыралар.

-Рулоннарны көне белән алып китәләр, җиткереп булмый, - ди трактор йөртүче Анатолий Романовский.

Хәер, мондый коры, нәкъ өлгергән чагында җыелган печәнгә ничек сорау булмасын ди!

Тулаем, район буенча алганда, 1432 гектар күпьеллык үләннәр чабылган (тиешленең 28 проценты), 210 тонна печән әзерләнгән (4 процент), 600 тонна сенаж салынган (2 процент).

Азык әзерләү темпын бик нык көчәйтү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X