Реклама
Наил Шамил улы Зарипов бертавыштан Чирмешән авыл җирлеге һәм Чирмешән муниципаль районы башлыгы - Чирмешән муниципаль район Советы рәисе итеп сайланды. - Бүген тарихи көн. Тавыш бирер алдыннан зинһар, яхшылап уйлагыз, аңа эшләргә шанс бирегез, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы Юрий Камалтынов, Чирмешән авыл җирлеге муниципаль берәмлеге...
Наил Шамил улы Зарипов бертавыштан Чирмешән авыл җирлеге һәм Чирмешән муниципаль районы башлыгы - Чирмешән муниципаль район Советы рәисе итеп сайланды.

- Бүген тарихи көн. Тавыш бирер алдыннан зинһар, яхшылап уйлагыз, аңа эшләргә шанс бирегез, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы Юрий Камалтынов, Чирмешән авыл җирлеге муниципаль берәмлеге Советы утырышында башлык вазифасына Наил Зарипов кандидатурасын тәкъдим итеп. - Аң белән, киләчәккә карап сайласагыз иде.
Чирмешән авыл җирлеге һәм Чирмешән муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе яшерен тавыш юлы белән сайланды.

Депуталарга, үзенә ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдереп, Наил Зарипов киләчәктә конструктив, дус, аңлашып эшләргә өндәде.
- Сезгә минем өчен кызарырга туры килмәячәк,- диде яңа сайланган җитәкче.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз