Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әкъдәс Нигъмәт Курат – төрек тарихы белгече

    Әкъдәс Нигъмәт Куратны без соңгы 10-15елда гына телгә алып сөйли башладык. Ә Төркиядә ул бик билгеле, бөек галим санала икән. Шулай булмыйча соң, якташыбыз - Бәркәтәдә туган татар кешесе Төркия, төрекләр тарихын иң җентекләп, иң төгәл язучыларның берсе икән. Язмыш кушуыдыр инде, шул ук Бәркәтә кызы Ләйсән Шахин Әкъдәс Нигъмәтов...

    Әкъдәс Нигъмәт Куратны без соңгы 10-15елда гына телгә алып сөйли башладык. Ә Төркиядә ул бик билгеле, бөек галим санала икән. Шулай булмыйча соң, якташыбыз - Бәркәтәдә туган татар кешесе Төркия, төрекләр тарихын иң җентекләп, иң төгәл язучыларның берсе икән.

    Язмыш кушуыдыр инде, шул ук Бәркәтә кызы Ләйсән Шахин Әкъдәс Нигъмәтов эзләре буйлап йөри диярлек. Ул, төрек егетенә кияүгә чыгып, инде 18 ел Төркиядә яши, эшли. Авылдашы турында 1997 нче елда очраклы рәвештә белә. Аңа бу яңалыкны озак еллар Төркиядә гомер иткән янә бер күренекле, дөньякүләм билгеле шәхес - тарихчы якташыбыз (Әлмәттә туган) Әхмәт Тимер җиткергән.
    Төркия мәмләкәте тарихын, Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен анда әле дә күбрәк Әкъдәс Нигъмәт Курат дәреслекләре буенча укыйлар, - ди бүген Бәркәтәгә, искә алу кичәсенә махсус кайткан Ләйсән. - Быел Әнкарада, якташыбызның тууына 110 ел тулу уңаеннан оештырылган симпозиумда катнаштым, анда Бәркәтә, безнең як турында да мәгълүмат ирештердем. Анда Татарстаннан да галимнәр килде.
    Әкъдәс Нигъмәт Курат 1903 елда Бәркәтәдә туган. Урау юллар аша, башта Германиягә барып яхшы белем алу, инженер булу турында хыялланса да, 1925нче елдан Төркиядә торып кала. Бик тырышып, төрекләр,төркиләр тарихын өйрәнә, доктор дәрәҗәсенә ирешә. Дистәдән артык чит тел үзләштереп, лекцияләрен дә шул телләрдә укый. 1971нче елда, 68 яшендә, автоавариядә һәлак булган, кабере Стамбулда.
    Бәркәтә авыл мәдәният йортында узган кичәдә мәгълүм булганча, Әкъдәс Нигъмәтовның әтисе - Таһир мулла эзәрлекләүгә дучар була, аларның гаиләсе дә авылдан китә.
    Абыйның - әниемнең энесенең Төркиядән әнигә посылкалар җибәргәне истә, - ди бүген Әлмәт районында, Миңлебайда яшәүче Төзек Ибраһимова. - Бервакыт аңардан ике пальто килде. Аның почеркасының матурлыгына да соклана идем.
    Милләтнең галимнәрен күтәрү - милләтне күтәрү дә ул, - диде мәҗлес кунагы - танылган язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова. - Кызганыч, Татарстанда Нигъмәт Куратны аз беләбез. Аның хезмәтләрен әле һаман үзебездә ни татар, ни рус телендә китап рәвешендә бастырылмаган. Китапларын укымыйча, без бу олы шәхеснең зур хезмәтләре дә тиешенчә бәяли алмыйбыз.
    Икенче бер билгеле галим-профессор, фәннәр докторы Хатыйп Миңнегулов та үз чыгышында гаярь, көчле шәхесләр биргән безнең якны мактап узды, төрек, татар, гомумән төрки халыклар тарихы белгече Әкъдәс Нигъмәт Куратның биографиясен, фәнни хезмәтләрен активрак барларга өндәде, китапларын нәшер итүне тизләтү кирәклеген әйтте.
    Бу өлкәдә эш урыныннан кузгалырга тора. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Равил Моратов та Әкъдәс Нигъмәт Куратка кардәш туры килә икән.
    - Бу могҗиза, искиткеч яңалык булды, - ди Моратовның сеңелесе, журналист Дания Тямаева. - Абый Нигъмәт Курат хезмәтләре белән бәйле берничә китап чыгарырга булышачагын да әйтте.
    Кайбер хезмәтләр дөнья күреп тора үзе. Бәркәтәле, тарихчы Фазыйл Шәрәфетдинов, мәсәлән, авылдашы турында "Чын мирас" журналында мәкалә бастырган, шунда ук Хатыйп Миңнегуловның язмасы да урнаштырылган. Башка кайбер басмаларда да якташыбызга кагылышлы, тирән эчтәлекле чыгышлар шактый булды, шул исәптән район газетасында (2002нче елда).
    Бәркәтәдә оештырылган бәйрәмдә муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина котлау сәламе ирештерде, сәхнәгә район һәм авылның үзешчән артистлары, "Ахирәт" клубына йөрүче ветераннар да чыкты. Әлеге чарага Бәркәтә авыл җирлеге Советы, мәдәният йорты, мәктәп һәм китапханә коллективлары бик яхшы әзерләнгәннәр, рәхмәт.
    ...Озакламый Бәркәтәдә Әкъдәс Нигъмәт Курат рухы кабат сөенер - бирегә, бабасының туган җиренә, Төркиядән аның оныгы Идел ханым кайтырга җыена икән ( Әкъдәс абыйның бердәнбер улы Юлуг вафат). Әкъдәс Нигъмәтов үзе гомер буе Бәркәтәсен сагынып яшәгәндер. Тик ул елларда кайтырга ярамаган шул, читкә киткәннәрнең барысына да диярлек "халык дошманы, шпион" тамгасы салганнар. Исән чагында кайта алмаганнарның, Әкъдәс Нигъмәт Курат, Гаяз Исхакый кебек олуг татарларның бөек, изге эшләре турында без алар вафат булгач кына белә, кызыксына башладык.
    Бәйрәмнән күбрәк фотолар "ФОТОГАЛЕРЕЯ" бүлегендә.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: