Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казан дөньяга танылды

Бөтендөнья студентларының XXVII җәйге Универсиадасы Татарстан башкаласын еракларга билгеле итте. Уеннарны ябу тантанасында, Казанда узган бу тамашага бик зур бәя бирделәр. Бар да югары дәрәҗәдә, үзенчәлекле, хәвеф-хәтәрсез оештырылды. Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев, Универсиаданы ябу тантанасында чыгыш ясап, әлеге чараның шулай узуына зур өлеш керткән спортчыларга, тренерларга, волонтерларга, җиңүләргә булышкан...

Бөтендөнья студентларының XXVII җәйге Универсиадасы Татарстан башкаласын еракларга билгеле итте.

Уеннарны ябу тантанасында, Казанда узган бу тамашага бик зур бәя бирделәр. Бар да югары дәрәҗәдә, үзенчәлекле, хәвеф-хәтәрсез оештырылды. Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев, Универсиаданы ябу тантанасында чыгыш ясап, әлеге чараның шулай узуына зур өлеш керткән спортчыларга, тренерларга, волонтерларга, җиңүләргә булышкан тамашачыларга да рәхмәт белдерде.
"Студентлар спортының гүзәл бәйрәмен, яшьлек энергиясен дөньяга бүләк иткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Бу сыйфатларыгызны бөтен гомергә саклагыз",- диде ул.
45 мең кеше сыйдырышлы мәһабәт "Казан-Арена" стадионында бу тарихи көнне, бу кичтә булу бәхетенә ирешкән кунаклар өчен бар да мәңге истә калыр.
Универсиадада Россия командасы барысын да узды, барысы 292 медаль (Япония-84, Кытай-77), яулады, шуларның 155се - алтын.
Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары өчен махсус төзелгән "Казан-Арена" стадионында чирмешәнлеләрнең дә өлеше бар. Анда лифт шахтасын төзүдә, брусчатка җәюдә, территорияне төзекләндерүдә бездән дә йөзләрчә кеше катнашты. Кызганыч, аларның барысы да уеннарны ачу һәм ябу тантаналарына бара алмады, чөнки билетлар чикле иде.
... "Казан-Арена"да шоу-тамашада иң әүвәл диярлек мәйдан уртасына меңләп волонтер үтте. Ничә көн дәвамында армый-талмый эшләгән, йөзләреннән елмаю китмәгән бу тырыш, энергияле яшь кызлар һәм егетләрне алкышларга күмделәр.
Ниһаять, кайсылары Казандагы уеннарда яңа рекордлар да куйган, төрле илләрдән килгән спортчыларны да күрә алдык. Бүгенге тамашада алар 8 меңләп үк, башкалары инде башка бәйгеләрдә катнаша. Киләчәктә Олимпиадаларда да җитди көндәшләр булачак егетләрне һәм кызларны янәшәдә күрү - тамашачы өчен дә бәхет.
Бүген зур сәхнәдә күренекле артистлар чыгыш ясады,акробатик номерлар күрсәтелде, салют та аттырылды. Зур бәйрәм азагында, Казан турында бик җылы сүзләр әйтеп, Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Гальен FISU флагын Корея республикасы (Көньяк Корея) вәкилләренә тапшырды. XXVIII җәйге Универсиада 2015нче елда шушы илнең Кванджу шәһәрендә үтәчәк.
Киләсе ел башында Сочида булачак кышкы Олимпиада алдыннан Казан зур сынауда үзен лаеклы күрсәтә алды. Универсиада тәмам.
Автор фотолары.
Бәйрәм мизгелләрен фотогалереядан да карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Универсиада үткәч

2
X