Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Каналлар күбәя

    Хәзер без санлы эфир телевидениесе аша гадәти антенналар белән дә ун канал тапшыруларын карый алабыз. Бушлай. Инде илле ел тарихлы Лениногорск радио-телевидение үзәгендә бу уңайдан зур чара үткәрделәр. "Россия Федерациясендә 2009-2015 елларга радио-телевидение тапшыруларын үстерү" максатчан федераль программа кысаларында, Татарстан Республикасында санлы эфир телевидениесе тапшыруларын оештыруның икенче этабы тәмамлана. Лениногорскидагы...

    Хәзер без санлы эфир телевидениесе аша гадәти антенналар белән дә ун канал тапшыруларын карый алабыз. Бушлай.


    Инде илле ел тарихлы Лениногорск радио-телевидение үзәгендә бу уңайдан зур чара үткәрделәр.

    "Россия Федерациясендә 2009-2015 елларга радио-телевидение тапшыруларын үстерү" максатчан федераль программа кысаларында, Татарстан Республикасында санлы эфир телевидениесе тапшыруларын оештыруның икенче этабы тәмамлана.

    Лениногорскидагы үзәк Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән һәм Ютазы районнары өчен беренче мультиплекс тапшыруларын тест рәвешендә җиткерә. Әлеге, беренче мультиплекска, Россия Президенты Указы нигезендә, "Беренче канал", "Россия 1 ", "Россия 2 ", "Россия 24 ", "Россия - К ", "НТВ", "Петербург - 5 канал", "Карусель", "ТВЦ", "ОТР" каналлары керә.

    Кызганыч, җирле каналлар, хәтта республиканың төп - ТНВ каналы тапшыруларын әлегә иске форматта гына карап була, федераль программаның икенче мультиплексында да аларны санлы эфир тапшыруларына күчерү каралмаган. Бәлки өченче мультиплекска кертерләр. Моны Россия Президенты хәл итәчәк.

    Шулай итеп республикада санлы эфир тапшыруларын оештыруның икенче этабы тәмамлана. Бу, бүгенге чарада да әйтелгәнчә, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын югарырак баскычка күтәрә. Безнең төбәктә генә дә 153 торак пунктта тапшыруларны санлы яңа форматта карый башлыйлар.

    Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров, республиканың радио-телевидение тапшыру үзәге - "Россия телевидение челтәре һәм радиотапшыру" филиалы директоры Владимир Якимов, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шәһиәхмәтов һәм башкалар бүгенге вакыйганың зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр, бер уңайдан Лениногорск радио-теле үзәк коллективын юбилейлары - 50 ел тулу уңаеннан ихлас котладылар.

    Тапшыруларны санлы форматта карау мөмкинлеге туу, билгеле, иң элек тамашачы өчен сөенечле. Сүз уңаеннан, санлы телевидение тапшыруларын элеккеге, иске телевизорлар белән өстәмә приставка куйдырсаң кына карый аласың, ул уртача 700-2000 сум тора. Модельләре туры килсә, заманча телевизорларга берни дә өстәргә кирәкми, диләр.

    Автор фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: