Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәт хакы вакытында түләнсен

Агымдагы елның беренче яртысында район прокуратурасына хезмәт хакы вакытында түләнмәү турында 144 шикаять килгән. -Прокурор судка юнәлдергән тулаем 1 миллион 682 сумга барлык гаризалар канәгатьләндерелде, - ди район прокуроры ярдәмчесе Михаил Пронин. Нигездә, гаризалар - "Чирмешән агрохезмәткәрләре" һәм "Үтәмеш" җәмгыятьләре хезмәткәрләреннән. Хезмәт законнарын бозып, хезмәт хакын вакытында түләмәү очраклары башка...

Агымдагы елның беренче яртысында район прокуратурасына хезмәт хакы вакытында түләнмәү турында 144 шикаять килгән.


-Прокурор судка юнәлдергән тулаем 1 миллион 682 сумга барлык гаризалар канәгатьләндерелде, - ди район прокуроры ярдәмчесе Михаил Пронин.

Нигездә, гаризалар - "Чирмешән агрохезмәткәрләре" һәм "Үтәмеш" җәмгыятьләре хезмәткәрләреннән. Хезмәт законнарын бозып, хезмәт хакын вакытында түләмәү очраклары башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында да еш күзәтелә.

Хезмәт кодексы нигезендә, һәр хезмәткәр үзвакытында тулы күләмдә хезмәт хакы алырга хокуклы, ул федераль закон тарафыннан билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан да аз булырга тиеш түгел. Акча кимендә һәр ярты ай саен - эчке тәртипләр, коллектив һәм хезмәт килешүе кагыйдәләре белән билгеләнгән көнне түләнергә тиеш.

Гражданнар үз хокукларын судка гариза язып яклый алалар. Әгәр кеше сәламәтлеге какшап, олы яшьтә, эшкә яраксыз булуы яки башка сәбәпләр аркасында моны эшли алмый икән, аның хокукларын, иреген һәм законлы ихтыяҗларын яклап гариза белән судка прокурор да мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Прокурорның мондый мөрәҗәгатенә гражданнарның хезмәт законнарын бозу турында гаризасы нигез булып тора.

-Хезмәт хокукларын бозу очракларында сез район прокуратурасына мөрәҗәгать итә яки (84396)2-23-66 телефоны аша шалтырата аласыз, - ди М. Пронин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined