Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фаразлар расланмады

Быел кар аз булу сәбәпле, Татарстанга су басу куркынычы янамый, дип фаразлады кайбер белгечләр. Тик һава температурасы кинәт җылытып җибәрде һәм күп кенә авылларда, шул исәптән безнең районда да дистәгә якын йортта, су өйләргә үк керде. Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиянең...

Быел кар аз булу сәбәпле, Татарстанга су басу куркынычы янамый, дип фаразлады кайбер белгечләр. Тик һава температурасы кинәт җылытып җибәрде һәм күп кенә авылларда, шул исәптән безнең районда да дистәгә якын йортта, су өйләргә үк керде.


Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиянең видеоконференция режимында үткәрелгән чираттагы утырышында сүз язгы ташулар вакытында уяулык, зыян күргән халыкны башка урынга күчерергә һәм ярдәм күрсәтү турында барды.

Чынлап та, Татарстанның кайбер районнарында су басу зур зыян китергән. Күрше Лениногорск районында да куркыныч хәл туган, халыкны, мал - туарларны эвакуацияләргә туры килгән.

Районыбызда әлегә Кече Чегодай авылында гына 8 йортка су кергән. Әле ярый озакка түгел, икенче көнне су чигенгән дә. Әмма тынычланырга иртәрәк әле, синоптиклар алдагы 2 - 3 көнгә яңгырлар вәгъдә итәләр. Явым - төшем көчле булса Зур Чирмешән, Шушма елгаларында су күтәрелү ихтималы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән су басу