Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дуңгызларны урамда йөртмә

Россиянең әле бу, әле теге төбәгендә дуңгызларның африка чумасы авыруын йоктыруы хакында ишетеп торабыз. Республиканың башка районнарындагы кебек безнең ветеринария белгечләре дә әлеге чирне районга кертмәү, аны булдырмау буенча профилактик чаралар башкаралар. -Бу эш Россельхознадзор идарәсенең Татарстандагы белгечләре белән берлектә, Чирмешән муниципаль район башкарма комитеты карары һәм йогышлы авыруларга каршы...

Россиянең әле бу, әле теге төбәгендә дуңгызларның африка чумасы авыруын йоктыруы хакында ишетеп торабыз. Республиканың башка районнарындагы кебек безнең ветеринария белгечләре дә әлеге чирне районга кертмәү, аны булдырмау буенча профилактик чаралар башкаралар.

-Бу эш Россельхознадзор идарәсенең Татарстандагы белгечләре белән берлектә, Чирмешән муниципаль район башкарма комитеты карары һәм йогышлы авыруларга каршы комплекслы план нигезендә башкарыла, - ди район ветеринария берләшмәсенең табип-эпизоотологы Рафик Дәүләтшин.
1 июльгә безнең районда 6160 баш дуңгыз исәпләнә, шуларның 2263е күмәк хуҗалыкларда, 3987 се - шәхси секторда асрала. Соңгы елларда "Үтәмеш", "Сөлчә", "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятьләрендә, "Митяева Л.В.", "Якимова Ю.Г." крестьян-фермер хуҗалыкларында дуңгызлар асрауны ташладылар. Сәбәбе - хайваннарны ябык режимда тота алмау. Күптән түгел "Алга" җәмгыяте, "Моляков В.Н." крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә дә дуңгызларны ябык режимда асрау зарурлыгы хакында хатлар юлланган. Моның өчен ферма тирәсе тотып алынган булырга тиеш, санитар үткәрү урыннары, дезобарьерлар ясалырга тиеш.
Белгечләр әйтүенчә, быел районда классик чумага каршы 7900 вакцина ясалган (күмәк хуҗалыкларда һәм шәхси секторда). Чирне ачыклау максатында фермалар да тикшерелә.
Район ветеринария табиблары дуңгызлар яки аларның итеннән ясалган ризыклар сату, аларны алып кайту өчен ветеринарлардан белешмә булырга тиешлеген искәртә. Алар африка чумасын районга кертмәс һәм таратмас өчен дуңгыз итеннән ясалган ризыкларны уңышсыз регионнардан алмавың хәерле, дип тә кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: африканская чума