Чирмешән районында инвестор аша, 670 миллион сумга, яңа элеватор төземәкчеләр
Районга Рамил Тәлгать улы Айбатов җитәкче булып килгәнгә дә 100 көн вакыт үтте. Бу чорда ул, нигездә, авылларда һәм поселокларда, хезмәт коллективларында эш барышы, реаль хәл белән танышты, халык белән аралашты. Инде киләчәккә план корыла, ориентирлар билгеләнә.
Күптән түгел Чирмешән авыл җирлеге һәм муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе итеп тә сайланган Рамил Айбатов белән тәүге әңгәмәбездә ул безнең байтак сорауга җавап бирде.
– Рамил Тәлгатович, сезгә район, аның кешеләре болай да яхшы таныш, шул җирлектә туып үскәнсез. Тик тормыш, вәзгыять гел үзгәреп тора. Авылларда булганнан соң нинди тәэсирләр калды?
– Кайбер оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре составындагы эшче группа белән район авылларына бардык, әлегә Түбән Чегодайда һәм Кече Чегодайда гына була алмадык. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын, элемтә бүлекчәләрен, авыл җирлекләре биналарын, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә объектларын карагач, күңелдә канәгатьлек хисе калды. Объектлар яхшы хәлдә. Моның өчен Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, районның элеккеге җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына һәм әлеге учреждениеләр җитәкчеләренә рәхмәт.
– Башта ук авыл хуҗалыгындагы хәлгә тукталыйк әле. Ни дисәң дә, теге яки бу муниципаль берәмлекнең эшенә шуннан чыгып та бәя куялар?
– Бүген районның агросәнәгать комплексында кайбер проблемалар бар, шул ук вакытта аларны хәл итү өчен резервлар да җитәрлек.Авыл хуҗалыгы буенча районнар рейтингында безнең район, кызганыч, 33 нче урында гына. Бу, иң элек, терлекчелек тармагының, аеруча сөт җитештерүнең тиешенчә үсеш алмавы белән бәйле.Безгә әлеге юнәлештә эзлекле эшләргә кирәк, беренче чиратта төп көтүдә савым сыерларының баш санын арттыру сорала.
Сөенечле яңалык – Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән 1000 баш нәселле таналар алу өчен республикадан районга 100 миллион сум акча бирелә.Хәзер район авылларының берсендә сөт эшкәртү җайга салына, монда пастеризацияләнгән сөт, каймак, эремчек, май да җитештерү планлаштырыла.“Сөлчә” җәмгыяте, “Кадермиев И.Ә.” шәхси предприятиесе, “Ибәтуллин Ф.В.” крестьян-фермер хуҗалыгы фермаларга килү юллары ясау программасына керергә телиләр. Үсемлекчелектә, әйтик, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын республиканың уртача дәрәҗәсенә күтәрү өчен мөмкинлекләр бар. 2022 елда бер гектардан уртача 32,7 центнер уңыш җыелды, республикада – 36,8. Монда сыйфатлы орлык әзерләү зур роль уйный.
Фураж бөртеге чәчеп кенә югары уңышка өметләнеп булмый. Бүген хуҗалыкларда массакүләм репродукцияле орлыклар күләме 34 процент. Ә менә “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Тепсуркаев В.Ә.”, “БИО-АГРО” хуҗалыклары элиталы орлыкларны күп чәчәләр, нәтиҗәдә һәр гектардан уртача 36,4–44,9 центнер уңыш җыялар.
Минераль ашламалар куллануны арттыру – резервларның берсе. Районда 2023 елда бер гектарга аның күләмен тәэсир итүче матдәдә 80 килограммга җиткерү бурычы куелды.
– Күмәк һәм шәхси хуҗалыкларда да маллар саны кими бара. Бу үзе үк продукция җитештерүне арттыруга мөмкинлекне чикли.
– Халык җыеннарында, кем таналар алырга тели, кул күтәрегез әле, дидем. Кул күтәрүче булмады. Райондагы шәхси хуҗалыкларда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә мөгезле эре терлекләр саны гел кимүгә бара. Бүген күмәк хуҗалыкларда, 2021 елдагыдан 249 башка азрак, ягъни 3764 баш мөгезле эре терлек асрала. Һәр көнне сөт сату – халыкка һәм хуҗалыкларны мини һәм макро-фермалар төзүгә, моңа кадәрге кебек, төзелеш материаллары белән тәэмин итәчәкбез. Республикада да шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм буенча программалар эшли. Малларның баш саны күбәйсә сөт, ит җитештерү дә артыр иде.
– Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча резервлар бар әле.
– Кече бизнесны үстерү теләсә кайсы муниципалитетны социаль-икътисади үстерүдә әһәмиятле. Районда 360тан күбрәк шәхси эшмәкәр, кече һәм микро- предприятие теркәлгән, үзмәшгульләр 800ләп кеше. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә авыл хуҗалыгы продукциясен (яшелчәләр, сөт, ит) җитештерү, эшкәртү, фасовкалау, балык үрчетү, теплица хуҗалыгы, җиләк-җимеш питомниклары оештыру, төзелеш материаллары җитештерү, хезмәт күрсәтү базарын үстерү – өстенлекне юнәлешләр.
– Рамил Тәлгатович, соңгы көннәрдә тирә-күрше районнарга барып, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнәсез. Безнең хуҗалыкларда аеруча кайсы юнәлешләргә игътибарны көчәйтәсе бар.
– Күрше Аксубай районында эше яхшы корылган эшмәкәр фермасында булдык. Ул сөтчелек фермасын үстерүгә грант откан, шушы фермада савым процессын тулысынча автоматлаштыручы җиһаз-робот куелган. Бу сыер савучыга кул эшен калдырмый. Бүген әлеге һөнәр ияләре – иң кирәге бит. Безгә, башкалар тәҗрибәсен дә өйрәнеп, авыл хуҗалыгында җитештерү процессларын автоматлаштыру юнәлешендә кыюрак шөгыльләнергә кирәк. Минемчә, фермалар эчендә җиһазларны яңарту, камилләштерү, киптерү агрегатлары алу һәм урнаштыру, ферма биналары, терлекчелек комплекслары, бөртек саклагычлар төзүгә булышу, үзебездә үк авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне җайга салу бик мөһим.
Яшереп торасы юк, райондагы кайбер фермаларга керерлек тә түгел, һаман элеккегечә эшлиләр. Тик алай алга китә алмыйсың, хәзер башка заман.
– Белгечләр җитешмәү проблемасы да сиздерә.
– Әйе, районда квалификацияле эшче кадрлар кытлыгы проблемаларның берсе. Тиешле белеме һәм күнекмәләре булган белгечләр җитмәү, хезмәт процессы нәтиҗәле оештырылмау районны социаль-икътисади үстерүне тоткарлый.
2022 елда районның халык мәшгульлеге үзәгенә эш бирүчеләрдән 133 вакансиягә заявка алынган, аеруча, йөртүче, тракторчы һөнәрләренә, шулай ук агроном, ветеринария табиблары, инженерларга сорау, ихтыяҗ бар.
– Районга инвестицияләр җәлеп итү турында да уйланасыздыр?
– Бигрәк тә агросәнәгать комплексына инвестицияләр җәлеп итәсе иде, алар, алдарак та әйткәнемчә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, торак пунктлар территориясендә балык үрчетү өлкәләренә юнәлтелсә яхшы. Хәзер “Чирмешән” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы колбаса продукциясе җитештерү буенча проектны тормышка ашыра, аның җитәкчесе белән Алабуга консерв комбинатының эш тәҗрибәсен дә өйрәнеп кайттык. Якташыбыз, бер инвестор районда ук минераль су тутыру буенча проектка алынды, цех киләсе елның икенче кварталында хәрәкәткә җибәрелер дип өметләнәбез. Инвестицияләр турында сүз башлагач, районда яңа элеватор төзү планлаштырылуын әйтү урынлыдыр.
30 мең тонна бөртек сыйдырышлы әлеге объект 2024-2026 елларда, ягъни 3 этапта, тормышка ашырылачак. Аңа тулаем 670 миллион сум инвестиция сорала. Элеватор бик кирәк, монда чама белән кырыклап кешегә эш урыны да булачак. Промышленность мәйданчыгы да кирәк. Аның өчен капиталга беренче булып күбрәк суммада акча кертергә әзер зат яки оешма – якорь инвесторы эзлибез, сөйләшүләр алып барабыз.Башка кайбер эшләрне дә инвесторларсыз башкарып булмый. Шөкер, кайбер хәлле якташлар да районга инвестицияләр кертүдә ярдәм итәргә эзер. Шуны да әйтим, инвестицияләр җәлеп итү, нәрсәдер төзү – халыкка яңа эш урыннары да булдыру дигән сүз.
– Район үзәгендә һәм авылларда элеккеге колхозларныкы булган буш, файдаланылмый торган биналар күп.
– Күп еллар элек хуҗалык ысулы белән төзелгән терлекчелек биналарының, гаражларның, авыл хуҗалыгындагы башка кайбер корылмаларның күбесе физик һәм мораль яктан тузган, кабат торгызуга яраксыз. Бу юнәлештә үзгәртеп кору һәм ремонтлау буенча ниндидер программа каралмаган.
Колхозлар таралгач, андый объектлар конкурс идарәчеләреннән юк кына бәягә төзелеш материалы итеп сатып алынды, яңа хуҗалар аларны коммерциячел бәядән урнаштырды. Ул объектларның бер өлеше әле дә авыл хуҗалыгында файдаланыла, кайберләре буш, юкка чыга.
– Яшьләргә төшемле эш урыннары җитешми.
– Хезмәт базарында хәл каршылыклы, бер карасаң, квалификацияле кадрлар җитешми, икенче яктан – эш бар, күп, заявкалар шуны күрсәтә.
2022 елда районның халык мәшгульлеге үзәгенә төрле дәүләт хезмәтләре алуга 633 кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 266сы эш табуда булышлык сораган, аларның 122се – 46 проценты, 29 яшькә кадәргеләр.
Исәпкә алынганнарның 86,1 проценты, ягъни 229 кеше эшкә урнаштырылган.
– Район җитәкчесенә кабул итүгә күбрәк нинди сораулар белән киләләр?
– Район башлыгына атнаның сишәмбе көнендә килүчеләрнең иң еш соравы гамәлдәге ташламалы төрле программалар буенча торак төзү һәм алуга, эчә торган суның сыйфатына кагылышлы. Янгын аркасында йортсыз калучылар да, авыру балаларга, якын кешеләренә ярдәм сораучылар бар.
Район авыл хуҗалыгы районы булгач, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнергә җир участоклары кирәксенүчеләрне дә кабул итәм. Кемдер торак-коммуналь хуҗалык, ераграк авыллардагылар юлларны төзекләндерү мәсьәләсен күтәрә.
Безгә мөрәҗәгать иткән һәркемгә булышырга тырышабыз.
– Чирмешәндәге Юлчылар урамында төзелүче күпфатирлы аренда йортында эш артык озакка сузылды. Ул нәрсә белән бәйле?
– Әлеге, 16 фатирлы аренда йортының заказчысы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды. Эшнең озакка сузылуы подрядчы оешманың әллә ничә тапкыр алмашынуы, проектның вентиляция һәм ике контурлы казаннардан төтен чыгару өлешендә үзгәрешләр белән бәйле. Бүген бу йортта эш дәвам итә, аны 2023 ел башында файдалануга тапшырырга планлаштырабыз.
– Яңа Элмәледә, Бәркәтәдә, Иске Котышта, Иске Кадида, Якты Тауда һәм башка кайбер авылларда яшәүчеләрне авыллар эчендәге юллар торышы, аларның чокыр-чакырлы булуы борчый. Бу хакта “Халык контроле” системасына, безгә, редакциягә дә зарлы мөрәҗәгатьләр юллыйлар.
– Авыл эчләрендәге юллар һәм юл-урам челтәрләре авыл җирлекләре башкарма комитетлары карамагында. Сүз дә юк, җирле бюджетларда юллар төзүгә һәм ремонтлауга гына түгел, кайчак аларны карап торуга да кирәк кадәр акча юк.
Планлаштырылучы эшләрне авыл торак пунктларын үстерү программаларына кертү буенча актив эшлибез, бу максатка муниципаль юл фонды, шулай ук үзсалым акчаларын да җәлеп итәбез. Монда җирлекләр җитәкчеләре һәм халык та инициатива күрсәтергә һәм актив гражданлык позициясендә булырга тиеш. Тик үзсалым мәсьәләсендә һәркем андый җаваплы түгел әле.
– Район үзәгендәге, кунакларга да күрсәтерлек урында – күл буенда булгансыздыр инде. Аның тирәсендә нәрсәдер эшләнә, тик күлнең үзендә су тормый. Моны хәл итү юлы юкмы?
– Бу мәсьәлә халык җыенында да күтәрелде. Халык төрле вариантлар тәкъдим итте, кемдер монда спорт мәйданчыгы, икенчеләр күл булуын тели, арада, гомумән, бу урынны тигезләп, йорт салу яклылар да бар. Без күлне калдыру ягында. Әлеге объектны берәр инвестиция проектына кертеп булмасмы дибез.
– Район үзәгендә һәм районда киләсе елларда нәрсәләр төзергә, кайсы объектларны үзгәртеп корырга, матурларга хыялланасыз?
– Республика Президенты яклавы белән, Татарстанда гамәлгә ашырылучы федераль һәм республика программалары буенча, 2022 елда район учреждениеләре, аларның җитәкчеләре дә тырышлыгы ярдәмендә, “Татнефть” җәмгыяте грантлары конкурсында 55 миллион сумлык грант оттылар. 2023 елда ул акчаларга төрле эшләр башкарылачак.
Киләсе елда 1 нче санлы Чирмешән мәктәбен, 2 нче мәктәпнең азык әзерләү блогын, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатын ремонтлау планлаштырыла. “Кояшлы” ял лагерын үзгәртеп корырга җыенабыз. Тротуарлар төзү, Иске Үтәмештә яңа күпер, алты авылда модульле почта бүлекчәләре биналары, Чумачкада су челтәрләре, Урманасты Үтәмештә халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзү, Күтәмә һәм Яңа Элмәле мәдәният йортларын капиталь ремонтлау, Иске Кадида Хәтер паркын төзекләндерү дә планда.
Чирмешәндәге яңа күпер төзелеше киләсе елның өченче кварталында төгәлләнергә тиеш.
Республика Президенты Рөстәм Миннеханов Чирмешәннең төньяк-көнчыгыш ягында юл төзүгә 50 миллион сум акча бирәчәк.
– Киләчәктә канализация челтәрләрен киңәйтү планлаштырыламы?
– Район үзәгенең яңа, төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш өлешендә челтәрләрне киңәйтү нияте бар. Моның өчен башта биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп корырга кирәк. ТР Инженерлык челтәрләре баш идарәсе белән бергә, киләчәктә канализация челтәрләрен киңәйтүне һәм чистарту корылмаларына газ китерүне күздә тотып, булган проект-смета документларына үзгәрешләр кертелә.
– Бу соравым да халыктан, аңа ис китәсе юк, Чирмешән үзәгендә, кибетләр тирәсендә, бәдрәф керәксенәләр. Түләүле булса да ярый, диләр.
– Дөрестән дә, үзәктә бәдрәф кирәк, әлеге мәсьәлә урында хәл ителерлек. Андый объект куйганда, билгеле, аның рентабельлелеге һәм куллану нәтиҗәлелеге турында да уйлыйсың.
– Моннан 10 еллар элек район газетасы аша мөрәҗәгать итеп, бер ветеран хәбәрчебез Чирмешәндә Ана һәйкәле төзү тәкъдиме белән чыкты. Халык идеяне бердәм хуплады, җитәкчелек кенә аны тормышка ашырырга алынмады. Көч җитмәслек эш түгел бит ул. Андый һәйкәл әниләргә олы хөрмәтебезне күрсәтер иде.
– Ана һәйкәленең эскизы берничә кат ясалган. Аның куелу урыны турында фикерләр төрле. Бу хакта халык белән киңәшкәч, белгечләр фикерен исәпкә алып, соңгы карарга килә, чишелеш таба алырбыз.
– Районда демографик хәл начараю, бу күпчелек авыл районнарына хас, борчылу уята. Ул, мөгаен, иң зур проблемадыр?
– Килешәм, бу зур проблема. Бездә генә түгел, республика, Россия күләмендә карасаң да, авыллар халкы кими. Соңгы елларда районда балалар туу күрсәткече үлем-китемнән сизелерлек түбән. 2022 елның гыйнвар-сентябрь айларында 82 бала туган, 219 кеше үлгән, районга 346 кеше килгән, 374 кеше киткән.
Бер карасаң, яшьләр авылда яшәсен өчен бөтен шартлар бар. Тырыш, яшь кеше, көчен кызганмаса, үҗәтлек күрсәтсә, рәхәтләнеп кече бизнес, гаилә фермасы оештыра ала.
Хөкүмәт демографик хәлне яхшырту өчен төрле чаралар күрә, милли проектлар кабул итә, законнар чыгара. Әйтик, торак шартларын яхшырту, балалар пособиеләрен арттыру, социаль ярдәм, ана капиталы күләмен күбәйтү, югары уку йортларына максатчан кабул итү, земство табибы, земство укытучысы программалары һәм башкалар – шундыйлар.
– Спорт белән шөгыльләнүегез турында да беләбез. Гаиләгез турында да берничә сүз.
– Фитнес, йога белән шөгыльләнәм. Мин Россия Федерациясенең тхэквондо ИТФ буенча ТР федерациясе Президенты, Россия Федерациясенең тхэквондо (ИТФ) президиумы әгъзасы. Хатыным, кызыбыз, улыбыз да спортка битараф түгел. Кызыбыз Казанда эшли һәм укый. Улыбыз Чирмешәндәге лицейның 3 нче сыйныфында белем ала, баянда уйнарга, рәсем ясарга өйрәнә, бассейнга да йөри.
Хатыным Эльвира яңа елда Чирмешәндә, больницада эшли башларга планлаштыра, ул табибә. Район үзәгендә торырга урыныбыз бар.
– Киләсе 2023 елга нинди хыяллар белән аяк басасыз?
– Иң мөһиме – исәнлек кирәк. Бүген әйтелгәннәрнең яртысы гына тормышка ашса да канәгать булырмын. Мин туган районыма эшләргә кайттым. Көчле команда туплап, җитәкчеләр һәм халык белән уртак тел табып, күрсәткечләрне яхшыртасы, тормыш-көнкүреш шартларын тагын да уңайлы итәсе килә. бу теләсә кайсы җитәкче дә үз алдына куя торган бурыч. Шуны да әйтим, һәркем үз эшен башкарырга тиеш. Райондашларны, форсаттан файдаланып, киләсе Яңа ел белән тәбрик итәм, таза саулык, бәхет, хыялларының тормышка ашуын телим.
Әңгәмәне Кадыйр Гомәров үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев