Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәннән Гөлүсә Җәмилова җиләк, гөмбә җыеп ял итә

Июльнең икенче яртысын ваклап барсак та, әле бер тапкыр да җиләккә бармаучылар да байтак. Ә менә Чирмешәннән Гөлүсә Җәмилова кызы Гүзәл Никульшина белән 3 июльдә үк берничә чиләк каен җиләге җыйганнар. Хәзер инде көн саен җир җиләгенә йөриләр.

-Җиләкле җир туры килгәндә, биш литрлы 5-6 чиләк җыйган көннәр дә була, 3-4 чиләк белән кайткан да бар, - ди мин сөйләшкән вакытта Шентала ягында җиләк җыючы Гөлүсә Җәмилова. -Оныкларны бакчага илткәч, юлга кузгалабыз һәм көндезге сәгать ике-өчләргә кадәр җыябыз. Кайтып бераз ял иткәч, кабат китәбез, кичке сәгать сигезләргә кадәр урманда, болыннарда булабыз. Җиләккә заказ бирүчеләр күп, өлгереп тә булмый, күрше районнардан да сораучылар бар.

Алар транспорт эзләп, кемгәдер ялынып тормыйлар, Гөлүсә инде байтактан үзе машина иярли. Бер көнне бер урманга барсалар, икенче көнне башка якка чыгып китәләр. Гөлүсәнең быел җыйган җиләге 40 чиләктән дә артып киткәндер. Гүзәл дә әнисеннән калышмаска тырыша, тик ул һәр көнне бара алмый, балаларын карарга кирәк, әле машина йөртү таныклыгы алуга да укып йөри. Гөлүсәнең җәйге каникулда эшкә урнашкан студент кызы Назгөл дә ял көннәрендә әнисе белән урманга бара. Ул да үз кирәк-яракларына бераз акчалы булган. Сүз уңаенда, ире өйдә сирәк була, ул читкә йөреп эшли.

-Акчага да тилмермибез, бу инде бер шөгыль, урманга барсам җаным тынычлана, дәва алган кебек булам. Балалар да үзем кебек, - ди Гөлүсә. -Яз җиткәнен көтеп җиткерә алмыйм. Сезонны гөмбә җыюдан башлыйбыз, ул ноябрьләргә кадәр дәвам итә, июль – җиләк чоры. Быел гөмбәгә апрельнең соңгы көннәреннән йөри башладык.

-Гөмбәне, җиләкне каян табып бетерәсез? – дип сорамыйча булдыра алмадым әңгәмәдәшемнән.

-Миңа бу сорауны еш бирәләр, төгәл урынын әйтмисең дип, ачуланучылар да бар. Әйтәм бит, без бүген бер урманда, аннары икенчесендә, көненә ничә километрлап узганны да белмибез, эзлибез, тапканчы йөрибез. Хәтта күрше районнарга барабыз, Самара өлкәсенә дә чыгабыз, - ди хуҗабикә. -Ак гөмбә җыярга, Әгерҗе районына кадәр бардык. Безнең ватсапта гөмбәчеләр, җиләкчеләр төркеме бар, шунда да язышабыз. Интернет аша да табарга була яхшы урыннарны, анда фотолар куялар.

-Гел урманда булгач елан да очрыйдыр, талпан да бар...

-Гөмбә җыйганда елан очраткан бар, Аллаһыгаа шөкер, чакканнары юк, үзең тимәсәң, алар зыян салмый. Ә талпан эләгә инде. Иң элек урманнан чыккач киемнәрне карыйбыз, өйгә кайткач та тәнне тикшерәбез, - ди якташыбыз.

-Әлеге тырыш хезмәтегезнең җимешләрен ничек тотасыз?

-Күпме керем алганны төгәл генә санаган юк. Байтагы көндәлек кирәк-яракка кереп китә. Былтыр шул акчаларга ике бүлмәгә ремонт ясадык, - ди Гөлүсә Җәмилова. -Кызлар ялга барырга планлап торалар. Миңа андый ял кирәкми, урманда йөреп кайтсам, миңа шул ял була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев