Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр сайлауларда бу юлы да актив

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда чирмешәнлеләр зур активлык күрсәтәләр. Иртәнге сәгать 10га, алдан тавыш бирүчеләрне дә санап, 9731 сайлаучы бюллетень алып, тавыш бирде дә (исемлектә 14982 сайлаучы теркәлгән). Район үзәгендәге 2724нче, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан - районда иң зур участокка иртән үк, бер сәгать эчендә, йөздән артык...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда чирмешәнлеләр зур активлык күрсәтәләр. Иртәнге сәгать 10га, алдан тавыш бирүчеләрне дә санап, 9731 сайлаучы бюллетень алып, тавыш бирде дә (исемлектә 14982 сайлаучы теркәлгән).

Район үзәгендәге 2724нче, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан - районда иң зур участокка иртән үк, бер сәгать эчендә, йөздән артык кеше килгән. Монда исемлеккә кертелгән 1274 сайлаучының 310сы вакытыннан алда тавыш биргән.
Әмирдә 241 сайлаучының 120се сәгать тугызда ук гражданлык бурычын үтәгән, ансат кына, электрон комплекс ярдәмендә сайлаганнар. 36 кеше монда вакытыннан иртәрәк, алдагы көннәрдә сайлаган булган.
-Сайланачак депутатларыбызга ышанабыз,- ди пенсионер Рәшидә апа Сәйфетдинова. - Ходаем, үзебез дә, балалар да тыныч, җитеш тормышта яшәсәк иде.
-Ульяновка, Кармыш, Ивашкино, Чумачка сайлау участокларында да сайлауларда темп югары, күпчелек иртүк бюллетеньнәр алды, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин. - Закон бозулар турында шикаять белдерүчеләр юк. Биш участокта - Иске Котышта, Иске Кадида, Казанкада, Әмирдә, Урманасты Үтәмештә электрон тавыш бирү комплексларыннан файдалануда да проблемалар тумый.
Сүз уңаенда, районда 3410 кеше вакытыннан алда (досрочное голосование) сайлау хокукыннан файдаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан