Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр бәрәңгене ничек саклый?

Елы шулай килдеме, әллә инде базда дөрес сакламыйбыз - халык быел бәрәңге чери дип зарлана. Өстәлебездәге төп ризыкларның берсен ничек кыш чыгартабыз? Бу хакта кайбер райондашларыбыздан белештек. Сәгыйдә Кашапова (Бәркәтә): -Без инде берничә ел баздагы бәрәңгене капчыкта (он, шикәр капчыгында) саклыйбыз. Болай иткәч, төшергәндә дә, язын чыгарганда да ансат. Капчыкларның...

Елы шулай килдеме, әллә инде базда дөрес сакламыйбыз - халык быел бәрәңге чери дип зарлана. Өстәлебездәге төп ризыкларның берсен ничек кыш чыгартабыз? Бу хакта кайбер райондашларыбыздан белештек.


Сәгыйдә Кашапова (Бәркәтә): -Без инде берничә ел баздагы бәрәңгене капчыкта (он, шикәр капчыгында) саклыйбыз. Болай иткәч, төшергәндә дә, язын чыгарганда да ансат. Капчыкларның өстен һава керерлек итеп ачып куябыз. Бәрәңгебез кышны яхшы чыга.Кышкылыкка без авызын чүпрәк-чапрак белән бик яхшы итеп җылытырга кирәк. Без, мәсәлән, җитәрлек бәрәңгене идән астына салабыз да, кышын бозны бөтенләй ачмыйбыз. Өйдәгесе әлегә череми. Ә кишер, чөгендерне, өстен чүпрәк белән каплап, тимер савытларда-бочкаларда саклыйбыз. Яшелчә араларына керән тамырлары куйгач, кышын алар тагын да яхшы саклана.

Габдулла Шакиров (Чирмешән): - Мин бәрәңге базының һавасын тузан суырткыч белән суыртып алыштыргалыйм. Баз өстен ачып кына астагы авыр газлар чыгып бетә алмый. Пылесос шлангысын төпкә төшереп аны ярты сәгатьләп эшләтеп торам. Болай иткәч, базга менеп, төшеп йөрергә ансат: тынны кысмый.
Баз тамчыламасын өчен аның өстендәге җир катламы калын булса яхшы. Һава суырту торбалары-вытяжка калдыру да файдалы, тик аны һаваны тартырлык ясап югарырак күтәрергә кирәк,. Әгәр бәрәңге өстенә тамчы тамса - аны картон белән каплап куям.
Без кышкылыкка бәрәңгене идән астына салмыйча базда гына саклыйбыз6 кыяр, помидор банкалары да анда булганга, базга кимендә ике атнага бер төшәбез. Быел бәрәңгенең черекләре чыккалый, аларның күзгә күренгәннәрен алып торабыз.
Яшелчәләрне-кишер, чөгендер, бәрәңгене аерым бүлемнәргә салабыз. Мин алар астына коры ком салып калдырам.
Ирина Волкова (Иске Элмәле): - Без ел да, бәрәңгене салыр алдыннан, базны яхшы итеп чистратабыз, резина кисәге яндырып төтенләтеп алабыз. Дезинфекациясе шул була.
Аерым ниндидер ысулыбыз юк инде. Базны кышын җылы көннәрдә генә ачкалыйбыз. Бәрәңгене таратып салабыз, терлекләр тоткач, аның өстенә азык чөгендере дә төшерәбез. Ә кишер, аш чөгендерен флягта килеш саклыйбыз: череми дә, бозылмый да.
Вәгыйзь Ногманов (Яшәүче): -Халык бездә баз авызына камыш җәя: аңа тычкан килми.
Мин үзем генә торганлыктан, бәрәңгене күп утыртмыйм, кышкылыкка да идән астына гына салам. Быел халыкта кызыл бәрәңге чери төште, соры бәрәңге яхшырак кышлый.
Евгений Ромин (Чирмешән): - Безнең баз яңа әле. Өстен ярган имән белән каплагач, бер дә "еламый". Бәрәңге дә коп-коры тора, череми дә.
Пластмасса торбадан "вытяжка" да куйган идем, кыска гына булса да, аның да файдасы бар. Җилләп тора.
Шул ук базда аш чөгендере саклыйбыз, бәрәңге өстендә, ул үзенә дымны алып тора. Әби-бабайлар элек тә шулай эшли иде. Тамыры белән алынган кәбестәне дә язга кадәр диярлек шунда саклыйбыз.
Бәрәңгене идән астында тотмыйбыз. Шунлыктан, баз авызын ике атнага бер ачып алабыз - бәрәңгенең өшегәне юк.
Белгеч сүзе.
Фәнил Шәйхетдинов, "Россельхозцентр" учреждениесенең Чирмешән филиалы җитәкчесе: - Иң мөһиме - бәрәңге коры базда сакланырга тиеш. Орлыкка һәм ашарга дигән яшелчәне аерым салырга кирәк. "Вытяжка"сыз да булмый - ул да кирәк.
Бәрәңгенең өстен япмаска киңәш итәр идем - ул тере организм, сулап торырга тиеш. Аннан черегәннәре дә күренми - аларны аралап тору шарт.
Базда оптималь температура +1, +3 градус булса яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined