Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндәге аграр техникум филиалы мөстәкыйль колледж статусы ала

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студентлары яңа уку елында капиталь ремонтланган, тыштан да, эчтән да яңа кыяфәт алган бинада укый башладылар. Әлеге максатларга 40 миллион сумнан күбрәк акча тотылган.

Башкарылган эшләрнең күләме генә түгел, укучылар, укытучылар, мастерлар өчен ясалган уку, эш шартлары да менә дигән килеп чыккан. Заманча җиһазлар алу өчен генә дә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы аша 9 миллион 160 мең сум акча бүлеп бирелгән. 8 миллионлык әйберләр кайткан да.

-Андый тренажерлар, кабинет hәм цех җиһазлары хакында без хыяллана гына идек, - ди аграр техникум филиалы җитәкчесе Владимир Островский. –Бу, әлбәттә, укыту сыйфатын һәм студентларның һөнәри осталык дәрәҗәсен яхшыртырга, безнең уку йортын тагын да престижлырак итәргә мөминлек бирәчәк.

Яңа уку елында филиалда 220 егет һәм кыз белем ала. Төп белгечлекләр бюджет нигезендә укытыла: авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик, 9 сыйныфтан соң), тракторчы-машинист, пешекче-кондитер, утар хуҗасы. Түләүле нигездә, гыйнвар аеннан В категорияле машина йөртүчеләр, тракторчылар, эретеп ябыштыручылар, пешекчеләр укыта башлыйлар.

Филиал студентлары өчен үз ашханәләрендә төшке аш әзерләнә, яктан килеп укучыларга иртәнге аш та каралган.

Филиал коллективы бу уку елында яңа статуста - Чирмешән аграр колледжы сыйфатында эшли башларга өметләнгән иде. Рәсми телдә әйткәндә мондый юридик зат хакында мәсьәлә "өстә" хәл ителгән. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын гына көтәләр. Ә филиалны бетерү (ликвидация) комиссиясе төзелгән. Монда колледж статусын якын айларда - быелгы уку елында ук алырга өметләнәләр.

Үзгәртү-реорганизация белән бәйле рәвештә, 70 студент өчен ремонтланган тулай торак бинасын да баланска алмыйча торалар. Ә анда авыллардан һәм башка районнардан йөреп укучы студентлар өчен барлык уңайлыклар, шартлар булдырганнар.

Авыл өчен белгечләр әзерләүче уку йорты - элеккеге училище, бүгенге техникум филиалы һәм иртәгәсе колледж - районга бик кирәкле учреждение. Мондагы үзгәрешләр аның яхшы киләчәгенә өметләндерә.

Кадыйр Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев