Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә былтыр 115 йөртүче таныклыксыз калган

Яңа елның беренче атнасында район территориясендә бер авария булган, шөкер йөртүчегә һәм пассажирларга зыян килмәгән. -2013нче елны район территориясендә булган 23 юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелде, 28 кеше яраланды, - ди "Чирмешән" муниципальара бүлегенең Юхиди бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - 2012 ел белән чагыштырганда, аварияләр саны 17,4 процентка арткан....

Яңа елның беренче атнасында район территориясендә бер авария булган, шөкер йөртүчегә һәм пассажирларга зыян килмәгән.


-2013нче елны район территориясендә булган 23 юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелде, 28 кеше яраланды, - ди "Чирмешән" муниципальара бүлегенең Юхиди бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - 2012 ел белән чагыштырганда, аварияләр саны 17,4 процентка арткан.

Күпчелек очракта, аварияләр килеп чыгуга тизлек режимын бозу (7 факт), исерек килеш транспорт белән идарә итү (5 факт), юлның каршы як полосасына чыгу (4 факт) сәбәпче.

Узган елны материаль зыян килү белән бәйле 215 юл-транспорт һәлакәте булган, юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 4698 очрагы исәпкә алынган.

Районның беренче санлы суд участогына йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү буенча 198 административ материал юнәлдерелгән. 115 кеше ике айдан алып ике елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, 57 машина йөртүче кулга алынган, 30сы штрафка тартылган.

Тиешле вакытта штраф түләмәгән өчен 46 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Бер ел дәвамында ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү подразделениесендә 1358 транспорт чарасы исәпкә куелган, 966 берәмлек техника исәптән төшерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан авария

2
X