Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә бер бала да игътибарсыз калмас

Чирмешәндә мәктәпкә укырга баручы балалар өчен бәйрәм оештырып, аларга бүләкләр тапшырдылар. Яшьләр мәйданында узган чарага барлык авыллардан диярлек балалар, әти-әниләр, иганәчеләр, җитәкчеләр килде. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясенең быелгысы да күпләрне битараф калдырмады. Ятим балаларга, тормышлары авыр гаиләләргә булышу - изге гамәл. -Без ярдәмгә мохтаҗ бер генә баланы да...

Чирмешәндә мәктәпкә укырга баручы балалар өчен бәйрәм оештырып, аларга бүләкләр тапшырдылар. Яшьләр мәйданында узган чарага барлык авыллардан диярлек балалар, әти-әниләр, иганәчеләр, җитәкчеләр килде.


"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясенең быелгысы да күпләрне битараф калдырмады. Ятим балаларга, тормышлары авыр гаиләләргә булышу - изге гамәл.

-Без ярдәмгә мохтаҗ бер генә баланы да игътибарсыз калдырмаячакбыз, - диде бәйрәмдә катнашкан район башлыгы Наил Зарипов. - Сез- тормышыбыз чәчәкләре. "4"кә һәм "5"кә генә укыгыз!

Мәктәпкә җыенучы 2нче - 5нче класслар укучыларына "Нурлатнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе булышырга җай тапкан - 15 кешегә мәктәп формаларын исән-сау кияргә, яхшы укырга язсын.

6нчы - 7нче класслардагылардан 10 егет һәм кызга "Татнефть" акционерлык җәмгыятеннән шулай ук сумкалар-портфельләр тапшырылды.

Быел беренче класска укырга барачак малайлар һәм кызларның кайберләренә өлкән абыйлары һәм апалары сумкалар һәм мәктәп кирәк-яраклары алып килгәннәр.

-Биш балабызның өчесе мәктәптә укый, - ди Девичья Полянадан Римма Сафронова. - Бүген монда алып килгән кызым Екатерина бишенчегә бара. Бүләкләр өчен зур рәхмәт.

Шешминкадан Наталья Павлованың беренче класска баручы улы - Александрга социаль ярдәм бүлегеннән мәктәп формасын күптән түгел генә биргәннәр, инде сумка белән сөендерделәр.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясендә Әккәрәй, Югары Кәминкә, Түбән Кармалка, Кармыш, Күтәмә Яңа Элмәле, Лашман, Иске Үтәмеш, Ульяновка, Иске Котыш, Утыз Имән һәм Шешминка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, район оешмалары бик актив катнашканнар. Аларның игелекле гамәлләре, мохтаҗларга конкрет ярдәм рәхмәткә лаек.

Яшьләр мәйданчыгындагы сәхнә түренә чыккан һәркем - җитәкчеләр, артистлар - барысы да балаларга изге теләкләрен җиткерде. Республиканың танылган җырчысы Рөстәм Асаев янәшәсендә диярлек үзебезнең яшь талантлар, зур стажлы җырчылар һәм биючеләр дә чыгыш ясады.

Бәйрәм караңгы иңгәнче дәвам итте. Кемнәрдер, кечкенәләр, үзәктәге, икенчеләр күл буендагы мәйданчыкларда мәш килеп уйнады. Зуррак егетләр һәм кызлар волейбол мәйданчыкларында туп сукты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X