Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар

Тарихта югалтулар буенча тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы безнең ил халкын аеруча нык сыный. Немец фашистлары ил чиген бозып кергән мәлдә югалтулар санап бетергесез.

Алай да совет халкы ил азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барыбер җиңүче булып кала. Кызганыч, 27 миллион кешенең гомере өзелә.

Бөек Ватан сугышы башланган 22 июнь көне – Хәтер һәм кайгы көне. Шул уңайдан Чирмешәндә митинг узды, анда йөзләгән кеше катнашты.

Чыгыш ясаучылар: район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Габделбарый Галиев Бөек Ватан сугышында югалтуларны искә төшерделәр, бүгенге тыныч һәм мул тормышның кадерен белергә өндәделәр. Яшьләргә дә теләкләрен ирештерделәр: өлкән буынга лаеклы булыйк, бары яхшы гамәлләр кылыйк. Сугыш михнәтләрен, Бөек Җиңү хакына гомерләре өзелгәннәрне онытмыйк.

Бөек Ватан сугышына безнең районнан гына да 19 мең 852 кеше киткән, 8534 се кире әйләнеп кайтмаган, кайтканнардан да районда инде 8 се генә исән-сау. Һәлак булганнарның тол хатыннары – 65, тыл ветераннары – 207 кеше.

Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар, Билгесез сугышчы һәйкәле түренә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.

Кич белән бу урында кабат байтак кеше җыелды, Бөтенроссия “Хәтер шәме” акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев