"Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә унике бала һәм яшүсмер профилактик исәптә тора. Алар, нигездә, урлап, я алкогольле эчемлек эчеп кыек юлга баскан. Балалар ник тәртипсезләнә? Аларны бу начар гамәлләрдән ничек йолып калырга? Безнең газета редакциясе оештырган "Түгәрәк өстәл" янында шушы сорауларга җавап эзләделәр. Фикер алышучылар - прокуратура, мәгариф, балалар һәм яшүсмерләр...
"Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә унике бала һәм яшүсмер профилактик исәптә тора. Алар, нигездә, урлап, я алкогольле эчемлек эчеп кыек юлга баскан. Балалар ник тәртипсезләнә? Аларны бу начар гамәлләрдән ничек йолып калырга? Безнең газета редакциясе оештырган "Түгәрәк өстәл" янында шушы сорауларга җавап эзләделәр. Фикер алышучылар - прокуратура, мәгариф, балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү бүлекләре хезмәткәрләре, дин әһелләре. Әңгәмә барышын хәбәрчебез Марат Гомәров теркәп барды.
Михаил Пронин (район прокуроры ярдәмчесе): - Бүгенге сөйләшүнең темасы һәрвакыт актуаль, чөнки балалар - безнең киләчәгебез. Алар алдагы җәмгыятебезне төзиячәк. Хәзерге малайларны, кызларны җаваплы, башкаларга битараф булмаган гражданнар итеп тәрбияләп үстерү - безнең барыбызның да уртак бурычыбыз.
Җинаятьчелек - ул җәмгыятьнең чире. Әйтәләр бит, чирне дәвалауга караганда, булдырмау ансатрак. Балалар арасында закон бозуларны бөтенләй үк бетерү әлегә мөмкин эш түгелдер, әмма аны азайту безнең көчебездән килә торган гамәл.
Наил Пузырев (Чирмешән православ благочиниесының яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе, станица атаманы, Күтәмә авылыннан): -Бала тәртипсезләнмәсен өчен иң мөһиме - аны ялгызын гына урамда калдырмау зарур. Көчен кая куярга белмәгән бала яки яшүсмер үз энергиясен җәмгыятькә файдалы эшләрдә "яндырырга" тиеш. Ә андый чараларга яшьләребезне тәрбия өлкәсендә тәҗрибәсе булган шәхесләр тартсын иде.
Агач матур үссен өчен аның начар ботакларын кисеп, төбен йомшартып, ашламасын биреп торалар. Шуның кебек, баланы тәрбияләүне дә кече яшьтән башларга кирәк: олыларны хөрмәт итү, ватаныңны саклау кебек төшенчәләрнең орлыгын аларга бик иртә салсаң яхшы. Яшь буын белән эшләү оешмалары күбрәк булган саен, балалар арасында җинаятьчелек тә азрак таралыр дип саныйм.
Флера Рәхимҗанова (балалар һәм яшүсмерләрне кайгырту һәм яклау хезмәте белгече): - Минемчә, баланың тәрбиялелеге гаиләдән тора. Ата-ана үзе мораль кануннары буенча, үрнәк булып яшәргә тиеш. Уллары, кызлары өчен алар җавап бирә. Баласы кем белән аралаша, нәрсә белән кызыксына? Әти-әни бу хакта белеп торырга тиеш. Моңа битарафлык бик аяныч булырга мөмкин. Әнә, Юдино поселогында өч яшүсмернең бер яшьтәшләрен үтерү фаҗигасе болай гына килеп чыкмаган бит.
Лариса Андреева (2 нче Чирмешән мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары): - Һәр бала шәхес.Шуның өчен аларның фикеренә ихтирам белән карау кирәк. Дөрес булмаса, уйларын җайлап кына уңай якка үзгәртеп җибәрергә булышу мөмкин. Ягымлы, җылы сүз - яхшы тәрбия чарасы.
Флера Рәхимҗанова: - Әйе, минемчә дә, мәхәббәт, хөрмәт, мәрхәмәтлелек - кешелек тарихында бала тәрбияләүдә шуннан яхшысы уйлап табылмаган.
Гөлназ Вафина (1 нче Чирмешән мәктәбенең педагог-психологы): - Әгәр дә "каеш тәрбиясе"н кулланалар икән, ата-аналар ялгыша. Бала кимсетүне бик авыр кичерә. Улыңны, кызыңны ниндидер шөгыльгә көчләп тарту да бик яхшы түгел. Әгәр дә инде үз үрнәгең белән, сүз белән спортка, иҗат белән шөгыльләнергә күндерә аласың, аны үсендерә беләсең икән, бусы инде әти-әнинең осталыгы.
Гомумән, без "җимешләребезгә" яхшы яктан үрнәк булсак кына уңышка ирешә алабыз. Балалар - безнең көзгебез. Алар олылар эшләгәнне акрынлап "төшереп", үзләренә сеңдереп бара. Кыскасы, без яхшы булсак, балаларыбыз да тәртипле булыр, җинаять тә кылмас.
Лилия Шәйхетдинова ( Чирмешән лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары): - Кызганыч, тормышыбыз бик кызу темпта бара, тыгыз графикта эшлибез. Күп кенә әти-әниләрнең эштән соң ул-кызларына игътибар бирерлек эмоциональ энергиясе калмый. Аннан балалар мөстәкыйльгә әверелә. Менә монысы начар.
Наил Пузырев: - Балалар бездән ерагаймасын, җинаять кылмасын өчен хәрби-патриотик тәрбияне активлаштыру кирәк. Аларның үрнәк алырлык, горурланырлык уңай геройлары булырга тиеш. Ә районыбыз тарихы бу яктан бик бай. Безнең чиркәү, мәчетләребез дә, шөкер, яшь буынны яхшыга гына өйрәтә. Иҗтимагый совет та бу юнәлештә эшен җанландыра төшсен иде.
Хәбир Ханов (Чирмешән мәчете имам - хатыйбы): - Бүген безнең җәмгыятьтә әти-әниләрнең материаль байлыкка чамасыз табынуы - зур каза. Яхшы машина, яхшы өй, яхшы җиһаз һ.б. Мал артыннан куып, рухи ягыбызны онытабыз. Аннан тәрбиялелек тә югала инде. Балалар ник закон боза дибез. Ә җавап бик гади - кануннарны әти-әниләр үзләре санга сукмый.
Безнең республика, район да төрле милләт, төрле дин вәкилләре янәшә яшәүче уникаль җирлек. Аллага шөкер, тату, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Без киләчәк буынга да шуларны җиткереп, балаларыбызны толерантлык рухында тәрбияләргә тиешбез. Районыбызда барыбызга да урын җитә, без бер-беребезгә комачауламыйбыз. Яшьләргә шуларны сеңдерә алсак бик яхшы.
Мария Рыбкина (Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге белгече): - Район үзәгендәге яшьләр ял итү үзәгендә һәр атнаның чәршәмбе көнендә "Яшь гвардиячеләр" җыела - егермеләп егет һәм кыз. Алар балалар, яшүсмерләрне тәрбияләүдә менә дигән таяныч. Бу эшне җәелдерү кирәк.
Кичке сәгать уннан соң балалар өчен "комендант сәгате" эшли. Кызганыч, шушы вакыттан соң әти-әниләр арасында балаларының кайда йөрүләренә битарафлар бар. Җинаятьләр шул сәбәпле дә туа.
Редакциядән. Хөрмәтле газета укучылар! Бу хакта, яшь буынны тәрбияләүдә проблемалар хакында сез дә үз фикерегезне белдерә, тәҗрибә уртаклаша аласыз. Хатларыгызны көтәбез.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Нет комментариев