Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Чирмешәнагрохимсервис“та хезмәт алдынгыларын юлламалар белән бүләкләделәр

"Чирмешәнагрохимсервис" һәм "Чирмешән АГРО" җәмгыятьләрендә, 2013 ел нәтиҗәләре буенча, хезмәт алдынгыларын быел да "Бәкер" шифаханәсенә юлламалар белән бүләкләделәр. Оешма рәисе Илшат Гозәеров әйтүенчә, хезмәт кешеләре - белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр хөрмәткә һәм игътибарга лаек. Үзәк ашханәдә хезмәткәрләр өчен оештырылган Яңа ел кичәсендә бу сүзләр кабат-кабат яңгырады. Биредә узып баручы елга нәтиҗәләр...

"Чирмешәнагрохимсервис" һәм "Чирмешән АГРО" җәмгыятьләрендә, 2013 ел нәтиҗәләре буенча, хезмәт алдынгыларын быел да "Бәкер" шифаханәсенә юлламалар белән бүләкләделәр.


Оешма рәисе Илшат Гозәеров әйтүенчә, хезмәт кешеләре - белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр хөрмәткә һәм игътибарга лаек. Үзәк ашханәдә хезмәткәрләр өчен оештырылган Яңа ел кичәсендә бу сүзләр кабат-кабат яңгырады. Биредә узып баручы елга нәтиҗәләр ясалды, ел буе алны-ялны белми эшләгән уңганнар данланды. Хезмәт алдынгылары Минсәгыйть Шәйхетдинов, Ислам Лотфуллин, Геннадий Никонов, Фазыл Галимов, Нәкыйп Мөхтәсимов, Ирек Назыйровлар "Бәкер" шифаханәсенә юлламалар белән бүләкләнделәр, баш хисапчы Хафиз Авзаловка Мактау грамотасы тапшырылды.

-Безнең җәмгыятьтә барлыгы алтмышка якын эшче бар. Ел нәтиҗәләре буенча барыгызга да акчалата премия бирәбез, - дип сөендерде үз хезмәткәрләрен Илшат Гозәеров.

Әйе, эшли дә, ял итә дә беләләр әлеге җәмгыятьтә. "Чирмешән АГРО" - авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча районда алдынгылардан. Алар быел Зәй шикәр заводына 18500 тонна чөгендер тапшырганнар, бөртеклеләрнең гектарыннан 20,3 центнер уңыш алынган, бер баш терлеккә 50 азык берәмлеге мал азыгы әзерләнгән. Ә "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыятенең известь карьеры республика буенча ук беренче урынны яулады.

-Бездә кадрлар белән дә проблема юк,-ди җәмгыять директоры Илшат Сәйфулла улы.- Күңелен биреп, тырышып эшләүчеләр белән уртак тел табабыз.

Кайбер җәмгыять рәисләре җирле халыкның кырда, фермада эшләргә теләмәвен, шуңа да читтән, хәтта башка төбәкләрдән күчеп килүчеләрне ялларга мәҗбүр булулары турында зар түгәргә яраталар. Ә менә агрохимикларда киресенчә, элегрәк төрле сәбәпләр аркасында эштән китүчеләр дә кире кайталар. Төп сәбәп кешенең хезмәтен бәяли белүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан