Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән суганының данын кайтарыйк

    1983-84 нче елларда район хәзерләүләр конторасы халыктан дүрт мең ярым тонна тирәсе суган җыйган. Заманында якташларыбыз арасында шушы әче яшелчәне сезонына 12шәр тонна тапшыручылар бар иде. Югары Кәминкә, Керкәле, Туймәт, Кара Чишмә, Түбән Кәминкә - ул елларда әлеге авыллар суганчылар буларак районда гына түгел, республикада ук танылды. Имеш, суган үстерергә...

    1983-84 нче елларда район хәзерләүләр конторасы халыктан дүрт мең ярым тонна тирәсе суган җыйган. Заманында якташларыбыз арасында шушы әче яшелчәне сезонына 12шәр тонна тапшыручылар бар иде.

    Югары Кәминкә, Керкәле, Туймәт, Кара Чишмә, Түбән Кәминкә - ул елларда әлеге авыллар суганчылар буларак районда гына түгел, республикада ук танылды. Имеш, суган үстерергә була дип читтән кызлар да бу авылларга килен булып төшәргә курыккан. Монысы дөрестерме, юкмы, әмма андагы уңган халыкның суган акчасыннан ныгып калуы, беренчеләрдән булып кирпеч йортлар өлгертүе хак. Алар "Чирмешән суганы"н данлыклы итте. Әле кайбер башка районнар да үз продукциясен шушы "бренд" белән саткан.
    -Без үз бакчабызда тугыз, унбер тонналап суган үстереп урнаштыра идек. Аның нужасы биш балабызга да эләкте,-ди Керкәле авылыннан Җария апа Гатина.- Хезмәте авыр булса да, шул суган аркасында иркен яшәдек. Җәен бакчада эшләгән балаларны 1 нче сентябрь җиткәндә ияртеп китә идем дә, энәсеннән җебенә кадәр киендереп кайта идем. Кибеттән ризыкны да тартма-тартма алдык инде. Суган акчасына бер елны мотоцикллы, икенче елны "грузовой" машиналы булдык. Мәрхүм ирем белән балалар үскән вакытка дип запаска җыйган акчаларыбызның теге заманда "янганнарын" да исәпләсәң... Хәерле булсын инде.
    Пенсиядәге Җария апа оныклары, киленнәре белән әле дә өч- дүрт тонналап суган үстереп сата икән. Дөрес, аны элеккеге кебек өйдән килеп алмыйлар, яшелчәне Әлмәткә алып барып, балалары үзләре сата.
    -Чирмешән суганы бик данлыклы иде бит. Безнең хәзерләүләр конторасы аша гына да аны Казанның вертолет заводы, Чаллы заводлары ашханәләре бик күп килеп ала иде, - ди хәзерләүләр конторасында икътисадчы булып эшләп пенсиягә чыккан Мәдинә апа Фәттахова. - Кызганыч, соңрак, заманалар үзгәреп, зур оешмалар таралды, суганның бәясе төшеп, инде көйләнгән әлеге кәсепкә халыкның күңеле суынды.
    Районыбыз җитәкчелеге суган үстерү шөгылен янә торгызмакчы. Бу райондашларыбызны эшле, керемле итү ниятеннән башкарыла. Җитәкчелек халык үстергән суганны кыйммәтрәк бәядән сатып алучылар табу, эзләү, яхшы суган орлыгы юнәтү хакында да уйлана.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: