Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында суицид очраклары арткан

2013нче елны районда үз-үзенә кул салуның 11 очрагы, суицидка омтылышның 3 очрагы теркәлгән. 2014 елның 20 августына районда 10 кеше үз-үзенә кул салган. Үз-үзенә кул салуны бер сүз белән - суицид дип кенә атыйлар. Андый адымга баручылар саны елдан - ел арта. "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегеннән алган статистика мәгълүматларына карасаң,...

2013нче елны районда үз-үзенә кул салуның 11 очрагы, суицидка омтылышның 3 очрагы теркәлгән. 2014 елның 20 августына районда 10 кеше үз-үзенә кул салган.

Үз-үзенә кул салуны бер сүз белән - суицид дип кенә атыйлар. Андый адымга баручылар саны елдан - ел арта. "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегеннән алган статистика мәгълүматларына карасаң, чәчләр үрә торырлык.
Кемдер авыруын җиңә-җиңә яшәргә омтыла, тормыш өчен көрәшә, кыйммәтле дарулар эчеп, киләчәккә өметен сүндерми. Башкалар, сау-сәламәт булып, гаиләләрен ташлап, якыннарына зур хәсрәт китереп, үз гомерләрен өзәләр.
Районда булган 10 суицидның 9сы - ир-атлар һәм берсе - хатын-кыз тарафыннан кылынган. Тугыз ир - атның алтысы - 36 яшьтән 49 яшькә кадәр, икесе - 50 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм берсенә 72 яшь булган. 86 яшьлек бер хатын-кыз да шундый үлемне сайлаган.
Тормыш белән хушлашучыларның җидесе - татарлар, икесе - чуваш һәм берсе рус милләтеннән. Агымдагы елны суицид очраклары Чирмешәндә (2), Яңа Элмәледә (2), Керкәледә (2), Иске Үтәмештә (2), Лашманда (1), Иске Котышта (1) булган.
Диндә (ислам динендә генә түгел) дөньядан үз теләкләре белән китүчеләргә караш тискәре. Чирмешән мәчете имам - хатыйбы Хабир хәзрәт Ханов әйтүенчә, әгәр дә элек үз-үзенә кул салучылар күбрәк шәһәр җирендә яшәсә, хәзер бу яман чир авылларыбызга да тирән үтеп керде.
-Мондый ниятне башка китерергә дә куркыныч, чөнки барлык диннәрдә дә: "Үз-үзеңә кул салу кичерелми",- диелгән. Кешегә гомер Аллаһ тарафыннан бүләк ителгән һәм бары ул гына гомерне алырга хокуклы, - ди Хабир хәзрәт. - Үз-үзенә кул салган кеше тормыш яки гаилә проблемаларын чишә алмый, шайтан коткысына бирелә һәм, бу дөньядан китеп, барлык җәфалардан котылам дип уйлый. Ләкин ул нык ялгыша. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтүенчә, кыядан сикереп үлгән кеше мәңге тәмугта янар, агу эчкән - кулына агу тотып мәңге тәмугта янар, үз-үзен корал белән үтергән кеше-мәңге тәмуг утында шул корал белән үз-үзен үтерер. Исламда да, христиан динендә дә мондый кешене зиратка күмү дөрес түгел, аны соңгы юлга озатканда укылган догалар да аңа җиңеллек китермәс дип санала.
-Үз-үзеңә кул салуның сәбәпләре ул безнең гөнаһлар: эгоизмнан башлап алкоголизм белән тәмамлап,- ди районның благочинные Александр атакай (Филимонов). - Православие андыйларга карата һәрвакыт тискәре карашта булды. Христиан дине тарала башлаганнан бирле, үз-үзенә кул салучыларга җеназа уку да тыелган, аларны каберлекләргә дә күмәргә ярамаган. Православие суицидны гадәттән тыш бәла белән дә акламый. Кешене суицидка этәргән хәлләрдә беренче чиратта кеше үзе гаепле. Әгәр дә сез авыр хәлгә эләксәгез, моннан бер генә чыгу юлы бар - Ходайга мөрәҗәгать итү.
Район үзәк больницасының психиатр-наркологы Лилия Фәсхетдинова әйтүенчә, суицидның төп сәбәпләре - өйдә, гаиләдә килеп чыккан проблемалар һәм алкоголизм.
Кадет мәктәп-интернаты психологы Гөлназ Вафина авыр тормыш хәлендә калган кешегә аеруча игътибар күрсәтергә, ялгыз калдырмаска киңәш итә. Кеше проблемасын үзеңнеке кебек кабул итәргә кирәк.
-"Мин сине аңлыйм, мин сиңа ярдәм итәргә телим", дигән сүзләрне ешрак кабатларга, - ди психолог. - Төшенкелеккә бирелгән кешене ялгыз калдырырга ярамый. Аңа нинди дә булса шөгыль табарга, начар уйлардан арынырга булышыйк. Андый кешеләр дәвамлы ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа да әйләнә-тирәдәгеләр түземле, сабыр, миһербанлы, әдәпле була белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан