Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында шашлыкка чыгу тыела

Май бәйрәмнәрендә табигатькә шашлыкка чыктым юк, бакчадан, йорт тирәләреннән җыелган чүп-чарны яндыру да тыела. 20 апрельдән 15 майга чаклы районыбыз территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде. Белгечләр әйтүенчә, язгы, җәйге чордагы янгыннарның яртысыннан күбрәге коры үлән, чүп-чар, кырларда калган саламны яндыру аркасында килеп чыга. Бу чорда урманнарга да ут куркынычы...

Май бәйрәмнәрендә табигатькә шашлыкка чыктым юк, бакчадан, йорт тирәләреннән җыелган чүп-чарны яндыру да тыела. 20 апрельдән 15 майга чаклы районыбыз территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде.

Белгечләр әйтүенчә, язгы, җәйге чордагы янгыннарның яртысыннан күбрәге коры үлән, чүп-чар, кырларда калган саламны яндыру аркасында килеп чыга. Бу чорда урманнарга да ут куркынычы яный. Шунлыктан, анда да контрольне көчәйтү зарур.
-Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча, йортларга, корылмаларга 50 метр якынлыкта учак ягу тыела. Моның өчен физик затларга 1000, 1500 сум штраф җәзасы каралган. Ә аерым режим вакытында ут ягу бөтенләй тыела. Штрафлар күләме дә икеләтелә, - ди район янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин.
Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында әйтелгәнчә, янгын күзәтчелеге хезмәтләреннән тыш, режим вакытында уттан саклану таләпләрен авыл җирлекләре башлыклары да тикшереп торырга бурычлы. Буаларга, башнялар тирәсенә су алырга керү өчен юллар булу шарт. Кышкы саклауга куелган мотопомпаларның, электр станцияләренең төзеклеген кабат тикшерү таләп ителә. Кырларда салам яндыру катгый тыела.
Ут бәла-казасы очрагында шәхси йортларда су запасы, кул астында янгын сүндергеч, көрәк торса яхшы. Ут чыкса, 01 яки 2-57-01, яисә кесә телефоныннан 112 номеры җыеп янгын сүндерүчеләргә хәбәр итү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан