Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында салымнарны җыюга игътибар арта

Әгәр физик затлар үз керемнәрен арттырып, казнага күбрәк салым - акча түли икән, тормыш-көнкүрешебезне яхшырту өчен дә мөмкинлек артачак. Район бюджетында үзкеремнәребезнең киләсе елда 75 проценты шуннан, ягъни 120 миллион сумга якын акчадан тупланачагын исәпләсәң, салымның бу төрен җыюга игътибарны нык көчәйтергә кирәк. Муниципаль район Советының чираттагы, кырык өченче утырышында,...

Әгәр физик затлар үз керемнәрен арттырып, казнага күбрәк салым - акча түли икән, тормыш-көнкүрешебезне яхшырту өчен дә мөмкинлек артачак.


Район бюджетында үзкеремнәребезнең киләсе елда 75 проценты шуннан, ягъни 120 миллион сумга якын акчадан тупланачагын исәпләсәң, салымның бу төрен җыюга игътибарны нык көчәйтергә кирәк.

Муниципаль район Советының чираттагы, кырык өченче утырышында, "Чирмешән муниципаль районының 2014нче елга һәм 2015 һәм 2016 еллар чорына бюджеты турында" мәсьәләне карау барышында, чыгымнардан бигрәк, казнаны ничек баету турында сүз барды.

-2014нче елга бюджет начар түгел. Тик мин салым керемнәре буенча канәгать түгел. Бу өлкәдә безгә, депутатларга, җитәкчеләргә дә, активрак һәм бергә эшләргә кирәк,- диде Совет рәисе, район башлыгы Наил Зарипов.

Район җитәкчесе әйтүенчә, киләсе елга бюджетны формалаштыру, килештерү ансат булмаган, шулай да, республика җитәкчелеге, финанс министрлыгы белән аңлашу табылган, тулаем бюджет 2013тагыдан 108 миллионга үскән. Аңа урын бар: алдагы елда бюджеттагыларның - күбесенең берникадәр булса да хезмәт хакы арту көтелә, коммуналь хезмәтләр ягулык бәясе тагын үсәчәк, азык-төлек тә кыйммәтләнми калмас.

Районыбыз республикадан, башка чыганаклардан, РФ бюджет системасы бюджетыннан, субсидия, субвенсия рәвешендә, киләсе елда 382 миллион 507 мең сум күләмендә акча алыр дип планлаштырыла. Ә үзебездә 137 миллион сум салым һәм салым керемнәре җыю максат итеп куелды, шуның төп өлеше, алда язылганча, физик затлар салымына туры килә. Ә аны, башка салымнарны да ел дәвамында һәм тулы күләмдә җыярга кирәк. Кесәгә акча салмасаң, аннан аласы да булмый бит. Чыгымнарны да киметү зарур.

Быел, шөкер, салымнар планлаган күләмдә тупланачак. Шуны да әйтү кирәктер, бюджетыбызны күтәрешкән республика әле өстәмә рәвештә дә районга дистәләрчә миллион сум акча белән булышкан. Шул средстволарга байтак бина төзелде яки үзгәртеп корылды, спорт корылмалары калыкты, юллар шомартылды, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм күрсәтелде. Бер ел эчендә торак пунктларда су линияләрен яңадан ясауга гына да 54 миллион сум чамасы акча тотылган. Президентыбызга, хөкүмәтебезгә ничек рәхмәт әйтмисең.

Утырышта Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфкать Фәттахов милекне рәсмиләштерүдә, пай җирләрен куллануда активлыкны арттырырга, тәртип салырга өндәде. Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов урамнарны яктырту, юлларны чистарту мәсьәләсен күтәрде.

Район башлыгы авыр тормыш хәлендәге, уңышсыз гаиләләр балаларын тукландыруга өстәмә акча бирү хакында сорауга да уңай җавап бирде дияргә ярыйдыр. Район бюджетында моңа 380 мең сум акча табу - мөмкин эш. Гомумән, үзәк больницада, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында аш менюсын баетуны, төрләндерүне истән чыгармыйсы иде.

... Депутатлар, җитди сөйләшүдән соң, тәкъдимнәрне искә алып, 2014нче елга, 2015, 2016нчы елларга да район бюджеты турында карар кабул иттеләр. Ул дефицитсыз, ягъни керемнәр һәм чыгымнар тәңгәл килә -кемгә күпме тиеш, бар да конкрет язылган. Салымнар планлаганнан күбрәк җыела икән, ихтыяҗ булса, акчаны бүлү кыен түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X