Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында халык җыеннары башланды

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге алдагы биш елга гамәлләр программасын төзүдә халык фикеренә дә таянмакчы. Шул уңайдан җыеннар оештырыла. Иске Элмәледә узган шундый чарага башка авыллардан да җитәкчеләр, төрле тармакларда эшләүче хезмәткәрләрне дәштеләр. Сайлау алды булгач, билгеле, бу сөйләшүгә 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда депутатлыкка дәгъва кылачак кандидатлар...

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге алдагы биш елга гамәлләр программасын төзүдә халык фикеренә дә таянмакчы. Шул уңайдан җыеннар оештырыла.


Иске Элмәледә узган шундый чарага башка авыллардан да җитәкчеләр, төрле тармакларда эшләүче хезмәткәрләрне дәштеләр. Сайлау алды булгач, билгеле, бу сөйләшүгә 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда депутатлыкка дәгъва кылачак кандидатлар да килде.

-Минем төп бурычларым анык, нәрсәләр эшлисен беләм, - диде 40нчы санлы бер мандатлы Нурлат сайлау округыннан (анда Нурлат һәм Чирмешән районнары керә) депутатлыкка кандидат Илгиз Салихов. - Тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү мөһим. Халык үз хокукларын белми, юридик яктан булышлык кирәк. Документлар тутыру, җир оформить итү буенча мөрәҗәгатьләр күп. Сугыш чоры балаларын законлы тану сорала, бу эшне федераль дәрәҗәдә эшлисе бар.

Нефтьче Илгиз Салиховны халыкның мәшгүльлеге проблемасы да борчый.

Быелгы сайлауларда "Бердәм Россия" партиясе исемлеге буенча сайланырга теләк белдергән, кандидат итеп теркәлгәннәр арасында Рәис Сөләйманов та бар. Ул беренче җыенда, нигездә, авыл хуҗалыгын үстерү зарурлыгы турында сөйләде. Әлеге тармак авыр хәлдә, моңа илдәге система гаепле. Соңгы елларда чит ил техникасына, чит ил технологияләренә ныграк бәйле була башладык. Халык үзе дә пассив. Авыл хуҗалыгы буенча программаларны өйрәнергә, аларда катнашырга кирәк. Депутатлыкка кандидатның әлеге фикерләре белән күпләр килешә. Район җитәкчесе Наил Зарипов та җыенда сүз алып, нәкъ авыл хуҗалыгында тотрыклылыкның мөһимлеген искәртте. Рәхмәт, быел язгы кыр эшләрен үткәрүгә республика җитәкчелеге нык булышты, районга төрле чыганаклардан - бюджеттан 70 миллион сум чамасы акча бирелде.

Былтыр дүрт авылда, "Чиста су" программасы буенча, су челтәрләре яңартылды, байтак мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктларында, Шешминка һәи Иске Котыш врачлык амбулаторияләрендә капиталь ремонт үткәрелде. Быел да ике мәктәп бинасы үзгәртеп корыла, җиде мәдәният йортында, җиде ФАПта ремонт бара, яки барачак, яңа җиһазлар урнаштырылачак. Боларда да "Бердәм Россия"нең ярдәмен тоябыз, диде Зарипов.

Хәер, барысын да берьюлы эшли алмыйбыз, аңа мөмкинлек юк. Әнә бүген җыелышта Иске Элмәленең Бакча һәм Гагарин урамнарында юлсызлыктан интегүләре турында белдерделәр, әлеге проблеманы чишүдә булышлык сорадылар. Эшкуар, фермер Анатолий Макаров авыл хуҗалыгының мөшкел хәлен, халыкның ялкаулана баруын, маллар санының кимүен үзебезнең дә гаеп дип саный. Гел кемнәндер көтеп яшәү дөрес түгел. Халыкны оештыруда дәүләт, власть, җирле үзидарә органнары да активрак эшләргә бурычлы. Кайчак сайлаулар уза да, вәгъдәләр онытыла. Моңа кадәрге депутатыбыз - Дәүләт Советындагы вәкилебез бу яктан мактауга лаек, ул дистәләп райондашыбызга - сайлаучыларына конкрет ярдәм күрсәтте. Андый депутат өчен ышанып, тагын тавыш бирсәң дә ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined