Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында 500 меңлек байлык утта янган

Август аенда Иске Кади авылында янгын чыгып, йорт хуҗасының блоктан төзелгән терлек абзары яна. Маллар зыян күрмәгән. Белгечләр бәла электр үткәргечләрдән чыккан, диләр. Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин әйтүенчә, быелның 8 аенда бездә булган 11 янгынның яртысы диярлек электр үткәргечләрдәге кыска ялганыш аркасында чыккан. Берәүләрдә, әйтик, ут...

Август аенда Иске Кади авылында янгын чыгып, йорт хуҗасының блоктан төзелгән терлек абзары яна. Маллар зыян күрмәгән. Белгечләр бәла электр үткәргечләрдән чыккан, диләр.

Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин әйтүенчә, быелның 8 аенда бездә булган 11 янгынның яртысы диярлек электр үткәргечләрдәге кыска ялганыш аркасында чыккан. Берәүләрдә, әйтик, ут чыбыклары тузса, икенчеләрдә кагыйдәләрне бозып, алюминий һәм бакыр үткәргечләрне тоташтырганнар. Бу очракта контактлар бушап кызарга һәм алардан ут чыгарга мөмкин. Ут белән саксыз эш итү дә - райондагы янгыннарның төп сәбәпләреннән. Бәланең берсе исә ут төртү аркасында булган: Чирмешәндә бер йорт хуҗасының мунчасын яндырырга маташканнар.
Быелгы янгыннар халыкка якынча 500 мең сумлык матди зыян салды, диләр районның янгын күзәтчелеге белгечләре. Утта ике кеше җәрәхәт тә алган.
-Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истән чыгармыйк. Каралты-кура, йорт тирәсендә ут ягарга ярамаганлыгын барыбыз да белә. Балалар да шырпы белән уйнамасын, аларга да күз-колак булыйк. Көннәр салкынайткач, мичләрне яга башлаячакбыз. Бу чорда янгыннар артуы күзәтелә,- ди Андрей Фомин. -Ут казасы чыкса, янгын хезмәтенә, 01 яки 2-57-01 телефоннарына шалтыратырга кирәк. Хәвеф-хәтәр очрагында хәбәрне 112 номерын җыеп та җиткерергә мөмкин. Әлеге хезмәткә кесә телефоныннан да шалтыратып була. Акчасы беткән, я телефонның SIM - картасы булмаган, яисә ул блокировкаланган очракта да хәбәр җибәрегез, шалтырату бушлай.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан