Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы мәктәпләре бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен яхшырткан

Бердәм дәүләт имтиханнарының беренче нәтиҗәләре билгеле булды.

Математикадан профиль дәрәҗәдәге бердәм дәүләт имтиханнарын 61 укучы тапшырган, шуларның икесе “икеле” алган. Бу фән  нәтиҗәләре (уртача баллар) үткән ел белән чагыштырганда күтәрелгән, былтыр  52, 6 балл булса, быел - 60 балл. Яңа Элмәле мәктәбе  укучысы Оксана Темникова имтиханда 94 балл җыйган.

Математика буенча база дәрәҗәдәге имтиханнарда биремнәр җиңелрәк булса да,  49 укучының берсе тиешле чикне үтә алмаган. Калганнарның уртача билгесе – 4,1 (2018 елда 4,2 булган).

Рус әдәбияты буенча имтиханнарны өч укучы тапшырган, аларның уртача баллары 71. Чирмешән лицееннан Айсылу Гафурова иң югары күрсәткечкә ия – 87 балл.

Географиядән имтиханны нибары бер кеше сайлаган булган, ул 68 балл туплаган.

Тарихтан сынауны 13 укучы үткән (уртача балл – 54), Чирмешән лицее укучысы Гүзәл Мортазинаның имтихан эше 79 балл белән бәяләнгән.

Химиядән 17 кеше тест тапшырган (уртача балл – 56), бер укучы “икеле” алган, Чирмешән лицееннан Алсу Даутова иң югары күрсәткечкә – 80 баллга ия булган.

Якын көннәрдә башка фәннәрдән дә имтиханнар нәтиҗәләре билгеле булачак. Республикабыз югары уку йортлары иң яхшы абитуриентлар өчен “көрәшне” башлап җибәрде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев